Арина — победитель конкурса

21 мартта Балалар иҗат йорты базасында “Ел укучысы-2023” Бөтенрәсәй конкурсыныӊ муниципаль этабы узды. Быел ярышта алты егет hәм кыз катнашты, алар Барда, Үдик, Каенавыл, Сараш hәм Озын Ялан мәктәпләрен тәкъдим итте. Укучылар өчен бу беренче сынау түгел, алар инде читтән торып “Иҗади презентация”не hәм “Бөек Пермь – күпьяклы Парма” өй эшен уӊышлы яклады. Мәртәбәле жюри составына Барда методик hәм матди-техник тәэмин итү үзәге директоры Г.И. Имайкина, Байавыл мәктәбе директоры киӊәшчесе А.А. Минкина, округ Думасы депутаты Р.Р. Мукаев, Барда мәдәният hәм ял үзәге методисты И.М. Назаргулова hәм коррекция мәктәбенеӊ педагог-оештыручысы, музыка укытучысы Л.М. Нурлина керде.

Г.И. Имайкина барлык җыелучыларны сәламләп, конкурста катнашучыларга уӊышлар теләде hәм бүген залда округ мәктәпләренеӊ иӊ инициатив hәм актив вәкилләре җыелганын билгеләде. Аннан беренче сынау – осталык дәресләре башланды. Әлеге этапны Үдик мәктәбенеӊ 10 сыйныф укучысы Карина Адутова үз чыгышы белән ачты. Кыз катнашучыларны суда рәсем ясау техникасы белән таныштырды, иҗади сәләтләрен сынап карарга теләүчеләр нәтиҗәдә матур рәсемнәр ясады.

Каенавыл мәктәбенеӊ сигезенче сыйныф укучысы Риаз Маматов командада эшләүнеӊ нәрсә икәнлеген күрсәтергә hәм коллективныӊ бер өлеше булуныӊ мөhимлеген аӊлатырга тырышты. Озын Ялан hәм 2нче санлы Барда урта мәктәпләренеӊ 8нче сыйныф укучылары Диана Мансурова hәм Лиана Ямихуллина үзләренеӊ осталык дәресләрендә татар биюләренә игътибар биреп, балалар белән кайбер бию хәрәкәтләрен өйрәнде. Сараш мәктәбенеӊ тугызынчы сыйныф укучысы Вәсил Таразов мамык таякчыклар белән рәсем ясау техникасын күрсәтте, ә гимназиянеӊ 10нчы сыйныф укучысы Арина Тлитова үзенеӊ “дәресен” заманча гаджетлар кулланып үткәрде, “Fotor” кушымтасында афишалар ясарга җәлеп итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, hәр катнашучы үзенчәлекле булырга тырышты, конкурсныӊ әлеге этабына лаеклы әзерләнгән иде.

Киләсе этап “Ачык дискуссия” дип аталды. Балалар, парларга бүленеп, мөhим темаларга бәхәс үткәрде, алар турында безгә — өлкәннәргә дә уйланырга комачауламас иде. Мәктәп укучылары мондый сораулар буенча фикер алышты: “Технологияләр үсеше — экология өчен hәлакәтме? ”, “Социаль челтәрләр: уӊай, әллә тискәре яклар күбрәкме?” hәм “Хәзерге дөньяда туган телне белү: мөhимме, юкмы?”. Дискуссия барышында hәр катнашучы үз позициясен, карашын белдерде, үз фикерен аӊлатты, дәлилләр, мисаллар китерде hәм оппонентка сораулар бирә алды.

Барлык биремнәр тәмамлангач, мәртәбәле жюри киӊәшләшкәннән соӊ карар кабул итте. Гөлфиза Исмәгыйль кызы түбәндәгеләрне әйтте:

— Иӊ яхшы укучы – ул иҗади шәхес, үз тирәсендә фикердәшләрен берләштерүче, оештыручы, лидер hәм иӊ мөhиме — кечкенә Ватаныныӊ hәм иленеӊ патриоты. Ул мөhим темаларга фикер йөртә белә, җәмгыятьне үстерү өчен нәрсә кирәклеген аӊлый. Сез барыгыз да күпкырлы, сәләтле hәм искиткеч егет hәм кызлар. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча, мактаулы өченче урынны Лиана Ямихуллина алды, икенче урынга Карина Адутова лаек булды, ә җиӊүче дип Арина Тлитова (рәсемдә) танылды. Нәкъ менә ул “Ел укучысы-2023” Бөтенрәсәй конкурсыныӊ край этабында Барда округы намусын яклаячак.

Җиӊүче турында сөйләгәндә, Аринаныӊ иҗади кеше булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ул үзен төрле эшчәнлек өлкәләрендә күрсәтергә тырыша: укуда, оештыру эшендә дә. “Бишле“ билгеләренә генә укуыннан тыш, кыз буш вакытында рәсем ясый, спорт белән шөгыльләнә. Моннан тыш, мәктәп, муниципаль hәм төбәк дәрәҗәсендәге төрле олимпиадаларда актив катнаша.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *