Уйларыгыз чынга ашсын!
Студентлар көне уңаеннан район үзәгендә урнашкан край политехник колледжының Барда филиалында укучылар белән очраштык. Биредә төрле белгечлекләр буенча 249 студент белем ала. Колледжның укыту бүлеге мөдире Т.Г. Кучукбаева сүзләренә караганда, уку йорты бай эш планы буенча эшли. Декабрь аенда, мәсәлән, “Яңа ел килә“ дип исемләнгән хорлар бәйгесе, олимпиадалар үткәрелгән, “Профессиональ белем бирү сферасында интернет-имтихан“ федераль проектында катнашканнар. Январь аена интерактив программа, hөнәр hәм белгечлекләр буенча олимпиадалар h.б. чаралар планлаштырылган. Без булган көнне дә студентлар кышкы спартакиадада көч сынаша иделәр. Безнең









