Сайлаган hөнәргә тугры калып

Февраль аеныӊ 14-15 көннәрендә Бөтенроссия “Ел укытучысы” hөнәри осталык конкурсыныӊ муниципаль этабы уздырылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Быелгы чара “Укытучы hәм остаз” елына hәм Барда округыныӊ 100 еллыгына туры китерелүе белән дә истәлекле булды. Бу бәйге мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп hәм урта гомуми белем бирүнеӊ федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, мәгариф эчтәлеген яӊарту буенча педагогик хезмәткәрләрнеӊ иҗади эшчәнлеген, hөнәри осталыгын үстерүгә, мәгариф эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләргә ярдәм итүгә, җәмгыятьтә мәгариф өстенлекләрен раслауга юнәлдерелгән.

Округ мәктәпләреннән, мәгариф оешмаларыннан бәйгегә 18 хезмәткәр чыкты. Алар hәрберсе “Минем профессиональ позициям” видео визиткасы, ачык дәрес, занятие hәм “Мәгариф эшчәнлегенеӊ рефлексив практикалары” темасына осталык дәресләре күрсәтте. Конкурсантларныӊ эшен дикъкатъ белән мәртәбәле жюри әгъзалары, шул исәптән ата-аналар hәм укучылар да бәяләде.

“Ел укытучысы-2023” конкурсы финалында тәбрикләү сүзе белән Барда муниципаль округы башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева чыгыш ясады.

— Укытучы hәрчак белемгә омтылып яши. Мәктәпләребездә көчле укытучылар эшли, укучыларыбыз да зирәкләр, тырышлар. Округта яшәүчеләргә уӊай шартлар тудырырга тырышабыз. Сезгә эшегездә уӊышлар, иминлек телим, — дип изге теләкләрен ирештерде.

Жюри рәисләре: Икенче Барда урта мәктәбенеӊ структур бүлекчәсе “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе А.М. Әхмәрова, “Методик hәм матди материаль-техник тәэмин ителеш үзәге” МКУсе директоры Г.И. Имайкина, округ мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Г.Х. Исмәгыйлова, Барда гимназиясе директорыныӊ тәрбия эшләре буенча урынбасары, укытучы Ф.С. Филинова hәр номинация буенча катнашучыларны атап, дәресләргә кыскача күзәтү ясады hәм җиӊүчеләр исемнәрен атады.

“Мәктәпкәчә белем бирү педагогы” номинациясендә 3 кеше катнашты. Җиӊүче булып Барда балалар бакчасыныӊ “Малышок” структур бүлекчәсе тәрбиячесе Зөлфия Равил кызы Хәлилова танылды, икенче урынны Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәбенеӊ Танып балалар бакчасы структур бүлекчәсе тәрбиячесе Альбина Вакиф кызы Хәлилова, өченче урынны Икенче Барда урта мәктәбенеӊ “Әкият” балалар бакчасы структур бүлекчәсе тәрбиячесе Гөлнара Фаяз кызы Урастимерова алды.

“Яшь педагог” номинациясендә 6 кеше катнашты. Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ музыка укытучысы Ләйсән Мөхтәсим кызы Имайкина беренче урынга лаек булды. Икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Мәрьәм Бежан кызы Перадзе икенче (рәсемдә), Барда балалар бакчасыныӊ “Әтәчкәй” структур бүлекчәсе тәрбиячесе Динара Рамил кызы Бухарова өченче урынга лаек булды.

“Гомуми белем бирү укытучысы” номинациясендә Үдик урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Эльмира Фердәүс кызы Назаровага тиӊнәр булмады. Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ инглиз теле укытучысы Лариса Марсель кызы Имайкина hәм Икенче Барда урта мәктәбененеӊ физкультура укытучысы Гөлфия Габделгазиз кызы Әҗмәгулова призлы икенче hәм өченче урыннарга ия булдылар.

“Социаль-педагогик“ номинациядә җиӊүчеләр исемнәрен атыйбыз. Жюри әгъзалары Озын Ялан урта мәктәбенеӊ балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия hәм үзара бәйләнеш буенча директор киӊәшчесе Розалина Мәхмүт кызы Яппарованы җиӊүче дип таныды. Ә Икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Лариса Миргарифан кызы Кучукбаевага икенче, Барда махсус коррекция белем бирү мәктәп-интернаты педагог-психологы Алисия Шамил кызы Латыйповага өченче урын бирелде.

Ахырда hәр номинациядә I урын алучы 4 педагог халык алдында “Иӊ яхшы укытучы нинди ул?” дигән темага чыгыш ясады. Конкурсныӊ абсолют җиӊүчесе булып Озын Ялан урта мәктәбеннән Розалина Мәхмүт кызы Яппарова танылды. Барлык җиӊүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз, чөнки мондый зур бәйгедә катнашу — үзе үк зур батырлык ул.

Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева “Яшь педагог” номинациясендә катнашкан Барда махсус коррекция белем бирү мәктәп-интернаты педагог-психологы Алия Рифнур кызы Әҗмәтовага махсус бүләк тапшырды.

Балалар жюрие махсус призлар белән педагоглар Л.М. Имайкинаны, Г.Г. Әҗмәгулованы, Л.М. Кучукбаеваны бүләкләде, егет hәм кызлар укытучыларга күӊел күтәренкелеге hәм сабырлык теләде.

Залда укучылар, укытучылар эшләреннән бай hәм күркәм күргәзмә урнаштырылган иде. Чарага талантлы балалар чыгышы шулай ук ямь өстәде, алар биеде hәм җырлады.

— “Ел укытучысы” бәйгесе чын мәгънәсендә тәҗрибә hәм осталык бәйрәме булды. Конкурста катнашучы педагогларга, бәяләүче укучыларга, ата-аналарга, уӊайлы шартлар тудырган мәгариф оешмаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. hәр көн сайлаган hөнәребезгә куанып эшлик, – диде ахырда Барда округы мәгариф идарәсе җитәкчесе Т.М. Мукаева.

Конкурсныӊ җиӊүчесе Р.М. Яппарова белән дә әӊгәмә корырга өлгердек.

— Бик шатмын, миӊа ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Үзем Озын Яланнан, урта мәктәптән соӊ Пермь дәүләт милли тикшеренү университетын тәмамладым. Укытучы hөнәрен сайлавыма үкенмим, — диде Розалина Мәхмүт кызы.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *