Бардалылар — өченче
ПЕРМЬ дәүләт университетының компьютер мәктәбе һәр ел укучылар өчен информатика һәм тапкырлар өчен мәсьәләләр чишү теориясе буенча регионара дистанцион конкурс үткәрә. Быел ул «Пермь курсы» мәктәп информатикасының 20 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үтте. Конкурста төрле регионнардан 92 команда катнашты. Пермь крае һәм Төмән өлкәсе командалары иң активлары булдылар. Сараш һәм Төнгүк урта мәктәп укучылары һәр ел бу конкурсны түземсезлек белән көтеп алалар һәм зур теләк белән катнашалар, чөнки ул тапкырлыкны, иҗади фикер йөртүне, зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән. Биремнәр укучыларга катлаулы хәлләрдә







