Матурлыкны сурәтләп

Март аенда Барда балалар сәнгать мәктәбендә “Кама өстендә салават күпере” балалар hәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсында җиӊүчеләрнеӊ күчмә күргәзмәсе урнаштырылды. Әлеге конкурс 2022 елда Пермь шәhәренеӊ “Сәнгать училищесы (техникумы)” Дәүләт бюджет hөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителде.

Конкурста 5тән 18 яшькә кадәрге 500дән артык автор катнашты, ә эшләр бөтен Пермь краеннан килде. Жюри әгъзалары карары нәтиҗәсендә, беренче дәрәҗә диплом белән 41 катнашучы бүләкләнде, икенче дәрәҗәгә 60 бала, ә өченче дәрәҗәгә 108 бала лаек булды. Барда балалар сәнгать мәктәбе укучысы Карина Кузаеваныӊ рәсеме дә җиӊүчеләр рәтенә керде. Кыз сүзләренчә, ул рәсем белән алтынчы ел шөгыльләнә, ә аныӊ педагогы — Гөлфинә Тастимуллина. Укучы табигатьне, иске биналарны, авылларны сурәтләргә ярата. hәр ел диярлек үз эшләрен төрле конкурсларга җибәрә, берничә тапкыр призлы урыннар алган. “Мин “Кама өстендә салават күпере“ бәйгесенә Җәмигъ мәчетебезне сурәтләргә булдым. Сайлавым очраклы түгел иде. Бу объект бик матур, үзенчәлекле, биек hәм округныӊ барлык истәлекле урыннарыннан аерылып тора. Шулай ук мин hәр иртә бу мәчет яныннан үтеп йөрим. Рәсемем күргәзмә составына керүенә hәм хәзер край буе танылып йөрүенә мин бик шатмын. Аны бик күп кеше күрәчәк, үзем белән горурланам”,- дип уртаклашты җиденче сыйныф укучысы.

— Мин сәнгать-графика бүлеге тарихы турында бераз сөйләргә телим. Биредә беренчеләрдән булып Гөлнар Рахмангулова, Мөhимә Туктамышева хезмәт куйды, ә бүген балалар белән Эльза Илкәева, Гөлфинә Тастимуллина hәм Зәлфирә Маматова эшли. Рәсем укытучысыныӊ бурычы җиӊел түгел, без балаларга матурлыкны күрергә өйрәтәбез. Мәсәлән, рәсем безнеӊ белән “сөйләшкәндәй” тоелсын өчен, гади карандаш ярдәмендә ак биткә “җан өрәбез”. Нәкъ биредә балалар бары тик өч төп төс кулланып, тирә-юньдәге дөньябызны сурәтләргә өйрәнә. “Кама өстендә салават күпере” конкурсына территориябездән Карина Кузаева hәм Альбина Аптракованыӊ ике эше җибәрелде, аларныӊ берсе икенче урын алды. Иӊ яхшы 30 эштән торган күргәзмә инде Пермь, Оса шәhәрләрендә булды, хәзер ул бездә, аннан Уен авылына юл тотачак. Гомумән, ел ахырына кадәр ул бөтен крайны әйләнеп чыгачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Каринаныӊ апасы Арина да иҗат кешесе, мәктәптә укыганда, балалар сәнгать мәктәбенеӊ рәсем сәнгате бүлегенә дә йөрде. Кызларныӊ туган авылы Төнгүктә аларныӊ эшләреннән хәтта күргәзмә оештырылган иде. Хәзерге вакытта ул бу юлны дәвам итә — Казанда дизайнер белгечлегенә укый,- диде рәсем сәнгате бүлеге укытучыларыныӊ методик берләшмәсе мөдире Зәлфирә Төхвәт кызы Маматова, Каринага hәм аныӊ педагогына белем бирү учреждениесе исеменнән илhам, иҗади уӊышлар hәм иминлек теләде.

Без дә матурлык белән хозурлану, күргәзмә белән танышу бәхетенә ирештек. Рәссамнарныӊ яшь булуларын исәпкә алып, hәр картинаныӊ нинди нәфислек hәм үзенчәлек белән ясалганына гаҗәпләнәсеӊ. Рәсемнәрдән безгә бабай белән әби, шүрәле, куркып калган төлке карый, ә менә болында кыз чәчәкләрдән тәкыя үрә, пират кызы нидер күзәтә, натюрмортлар, кошлар, шәhәр, хәтта тарихи шәхесләр… Бу эшләргә карап, безнеӊ төбәктә матурлыкны күреп кенә түгел, ә аны кәгазьдә чагылдырып, шул ук вакытта рәсемдә үзенеӊ үзенчәлеген калдыра белгән сәләтле балаларныӊ күп булуына тагын бер кат инанасыӊ.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *