Изге hөнәр ияләре

hәр ел мәгариф хезмәткәрләре арасында hөнәри осталык бәйгесе оештырыла, быел ул 25нче тапкыр үткәрелде. “Рәсәй ел укытучысы — 2024 “ Бөтенрәсәй конкурсыныӊ муниципаль этабы 20-21 февральдә икенче Барда урта мәктәбе, Барда балалар бакчасы hәм Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе базаларында уздырылды.

Чарада округ балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән hәм структур бүлекчәләрдән килгән 19 укытучы hәм тәрбиячеләр үзләренеӊ сәләтләрен, белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты, 4 номинациядә ачык дәресләр, класс сәгатьләре hәм осталык дәресләре үткәрде.

Конкурсны тантаналы ачканнан соӊ “Ел укытучысы – 2023” бәйгесе җиӊүчесе – Озын Ялан урта мәктәбенеӊ балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия hәм үзара бәйләнеш буенча директор киӊәшчесе Розалина Мәхмүт кызы Яппарова педагогларга изге теләкләрен әйтеп уӊышлар теләде.

“Ел укытучысы” муниципаль конкурсында катнашу өчен үзеӊдә никадәр ихтыяр көче, белем hәм кыюлык кирәктер. Шул ук вакытта коллегаларыӊ белән аралашу, тәҗрибә туплау, hөнәри осталыгыӊны сынап карау да ул. Дәресләр, класс сәгатьләре берсеннән-берсе үзенчәлекле, кызыклы hәм мавыктыргыч булды.

Икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Р.Р. Морзакаева “Яшь педагог” номинациясендә катнашты. Ачык дәресен ул 3 класс укучылары белән “Биремнәр чишүнеӊ төрле юллары” темасы буенча үткәрде. Бу дәрестә укучылар үзләрен курсантлар итеп тойды, укытучы биргән мәсьәләләрне төрле алымнар белән чишеп, дөрес җаваплар тапты.

“Гомуми белем бирү укытучысы” номинациясендә Барда махсус коррекция мәктәбенеӊ тарих укытучысы А.Х. Акманаева алып барган дәрестә булырга язды. 8 класс укучылары Екатерина II патшалык иткән чорда сәяхәт итте, кызыксынып тарихи чыганаклардан файдаланды, алларына куйган максатларга иреште.

Жюри әгъзалары hәр дәресне игътибар белән күзәтте. Ниhаять, ике көн барган бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиӊүчеләр исемнәре билгеле булды. Жюри рәисләре: Каенавыл урта мәктәбенеӊ структур бүлекчәсе саналган балалар бакчасы тәрбиячесе Г.И. Сакаева, округ мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Г.Х. Исмәгыйлова, “Методик hәм матди материаль техник тәэмин ителеш үзәге” МКУсе директоры Г.И. Имайкина, Үдик урта мәктәбе директор урынбасары

Р.Н. Акбашева hәр номинация буенча катнашучыларны атап, дәресләргә кыскача күзәтү ясады hәм җиӊүчеләрне билгеләде.

“Мәктәпкәчә белем бирү” номинациясендә Байавыл балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Николаевна Миняшева беренче урынга чыкты. Икенче урында – Барда балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы Резеда Рафикъ кызы Тляшева, Барда балалар бакчасыныӊ “Кояшкай” балалар бакчасы структур бүлекчәсе тәрбиячесе Гөлзат Минихан кызы Сарманаева – өченче урында.

“Яшь педагог” номинациясендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Регина Райнис кызы Морзакаевага тиӊнәр булмады.

Регина Райнис кызы Морзакаева

Барда балалар бакчасыныӊ “Бәләкәч” структур бүлекчәсе тәрбиячесе Розалина Мәүлиҗан кызы Кучукова икенче, М.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Элиза Марс кызы Адутова өченче урыннарда.

“Гомуми белем бирү” номинациясендә икенче Барда урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Илзирә Әсхәт кызы Моталлапова беренче урынга лаек булды. Барда коррекция мәктәбенеӊ тарих укытучысы Алия Халит кызы Акманаева белән Үдик урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты, башлангыч класслар укытучысы Римма Ильяс кызы Адутова икенче hәм өченче призлы урыннарны алды.

“Социаль-педагогик” номинациясендә җиӊүче булып Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия hәм үзара бәйләнеш буенча директор киӊәшчесе Айзирәк Газиннур кызы Таhирова танылды. Икенче урында – икенче Барда урта мәктәбенеӊ өстәмә белем бирү педагогы Ильяна Илгиз кызы Акманаева. Өченче урында – Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәбе укытучы-дефектологы Гөлнара Наил кызы Панкова.

Барда коррекция мәктәбенеӊ башлангыч класслар укытучысы Луиза Гаделҗан кызы Рангулова край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ махсус бүләгенә лаек булды. Шулай ук номинацияләрдә ачык дәресләр вакытында укучылардан hәм ата-аналардан торган жюри эшләде, алар да үзләренә ошаган педагогныӊ исемнәрен атады. Укучылар И.Ә. Моталлапованы hәм Э.М. Адутованы бүләкләде, ата-аналар исә А.Н. Миняшеваны hәм И.И. Акманаеваны тәбрикләде.

Ахырда конкурсныӊ абсолют җиӊүчесе исемен билгеләү өчен hәр номинациядә беренче урын яулаган педагоглар чакырылды. Алар өстәмә бирем – “Гаилә hәм мәктәп: көч нәрсәдә?” темасы буенча ачык чыгыш әзерләргә тиеш булды. Укытучыларныӊ чыгышларын тыӊлаганнан соӊ жюри әгъзалары ”Ел укытучысы – 2024” конкурсыныӊ абсолют җиӊүчесе итеп Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе педагогы А.Г. Таhированы таныды.

Айзирәк Газиннур кызы Таhирова

Алтынчы ел эшләүче педагогка үҗәтлеге hәм тырышлыгы, үз көченә ышануы уӊыш китерде. Ул үзе Сараш урта мәктәбендә урта белем алганнан соӊ Пермьдә беренче санлы педагогия колледжын, Пермь дәүләт гуманитар-педагогия университетын тәмамлаган, укучыларга география, татар теле hәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә.

— hөнәремне, балаларны яратам, алар безне рухландыралар. Бүгенге тырышлыгыбыз укучылар киләчәгендә чагылыр, алар бит Рәсәй гражданнары булачаклар. Шул ук вакытта киӊәшче эше дә кызыклы. Конкурста катнашу яӊа биеклекләргә старт ул, үзеӊнеӊ талантыӊны, мөмкинлекләреӊне, педагогик осталыгыӊны күрсәтү дә. Әзерләнергә булышкан хезмәттәшләремә бик зур рәхмәт, бу безнеӊ уртак җиӊүебез, — диде Айзирәк Газиннур кызы.

Округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова, округ Думасы исеменнән депутат Н.Г. Исмәгыйлова, мәгариф идарәсе начальнигы

Т.М. Мукаева, жюри рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре конкурста катнашучыларны, җиӊүче педагогларны котлап изге теләкләрен, уӊышлар юллады. Икенче Барда урта мәктәбенеӊ талантлы укучылары, “Ассорти” вокаль ансамбле (җитәкчеләре

И.З. Рәемова) чыгышы бу чарага ямь өстәде. Бәйге тәмамланды, җиӊүчеләр билгеләнде, алга таба максатлар белән дәртләнеп эшләргә, иҗат итәргә, яӊа уӊышларга ирешергә, җиӊүләр яуларга язсын.

Роза Гыйззәтуллина.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *