Укучылар классика сайлый

Сезгә сәгать ярым вакыт нәфис сүзнеӊ көче белән ләззәтләнергә туры килгәне бармы? Дөньядагы иӊ ихлас күӊелле затлар — балалар хәзерге заман hәм әдәбият тарихына ныклы кереп калган рус hәм чит ил авторларыныӊ классик әсәрләреннән проза өзекләрен сөйләгәннәрен күргәнегез булдымы? Безнеӊ редакция 28 мартта модельле китапханәдә узган “Тере классика” Бөтенрәсәй яшь нәфис сүз осталары — проза укучылар конкурсыныӊ район этабын күзәтү бәхетенә иреште.

Округ мәктәпләре укучылары прозаик авторлардан цитаталар китерү осталыкларын күрсәтте. Балалар Рей Бредбери, Валентин Плотников, Михаил Зощенко, Клайв Льюис hәм хәтта Джоан Роулинг h.б. язучыларныӊ әсәрләрен сайлаган иде. Жюри, катнашучыларны бәяләгәндә, берничә критерийны исәпкә алды: укучыныӊ яшенә туры килгән әсәр текстын сайлый белүе, тыӊлаучыларга эстетик, интеллектуаль hәм хис белән тәэсир итү сәләте, дөрес сөйләм, дикция, логик басымнар, паузалар кую.

Барлык конкурсантлар да, hичшиксез, бу көнне мактауга лаек булды, ләкин бәйге шартлары буенча жюрига лидерлар өчлеген ачыкларга туры килде. Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясеннән Арина Газизова җиӊүче дип танылды (рәсемдә), икенче урын Үдик урта мәктәбе укучысы Инзилә Әбләевага, ә өченче урын 2нче санлы Барда урта мәктәбеннән Алина Мокрушинага бирелде. Барлык кызлар да җиӊүче дипломнары белән билгеләнде. Алар Пермьдә узачак конкурсныӊ региональ этабында округыбызны тәкъдим итәчәк. Кызларга уӊышлар телибез!

Чыгыш ясаучыларныӊ барысы да катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде. Балаларга әсәрләр сайларга hәм әзерләнергә ярдәм иткән укытучылар да игътибарсыз калмады, аларга hәм хәтта жюри әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әгәр дә “Тере классика” – мәктәп укучыларыныӊ китап укуга кызыксынуын арттыручы конкурс дип әйтсәк, ул, hичшиксез, үз бурычын бик яхшы үти дияргә була.

Венера Уразова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *