Сәнгатькә hәм китап укуга гашыйк Кәримовлар
Шулай ук хөрмәткә лаеклы гаиләләрнеӊ берсе – Рафикъ Әхәт улы hәм Сания Нәсибулла кызы Кәримовлар. Алар инде 52 ел бергә, 5 бала тәрбияләп олы тормышка аяк бастырганнар. Рафикъ абый 1962 елда Оса зооветеринария техникумын тәмамлап туган колхозына кайтып ветеринар-фельдшер булып урнаша, 2001 елда лаеклы ялга киткәнчегә кадәр hөнәренә тугрылык саклый. Әле хәзер дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә каршы килми. “Аннан оста кеше юк“, — диләр якын-тирәдә. Рафикъ абыйныӊ әтисе дә ветеринар булып эшләгән. — Элек мал күп, Кодаш сарык фермасында








