Үрнәк гаилә
Актив тормыш рәвеше алып баручы Рафикъ абый hәм Мөслимә апа Адутовлар авылларыныӊ хөрмәтле затлары. Хәзер алар лаеклы ялда, тыныч гомер кичерәләр. Рафикъ Миргалим улы гомер буе шофер була. Бөтен төр техникада эшли, хезмәтен намус белән башкара. Ярышларда җиӊү яулый, мактау грамоталары hәм дипломнар, медальләр, 1977 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны“ ордены белән бүләкләнә. Ә Мөслимә Гафур кызы башта балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннан мөдир булып билгеләнә hәм 2007 елда пенсиягә чыкканчы эшли. — Үзем Усаклы авылыннан, 1966 елда Пермь