Бардада яңа завод
20 июнь, җомга көн район үзәгендә истәлекле вакыйга — «РиАл» төзелеш материаллары заводы ачылды. Яңа объект Космонавтлар урамы, 44а адресы буенча «Правда» колхозының элеккеге яшелчә базасы бинасында урнашкан. Биредә төзелеш өчен полистиролбетон блоклары һәм тротуар плиткәләре җитештереләчәк. Хуҗалар -райондашларыбыз Ринат Габделбәр улы Тугумов (хәзер Екатеринбургта яши) һәм Бардадан Альфред Әхнәф улы Кантуганов, заводны исемнәренең беренче иҗекләрен кушып атаганнар. — Хәзерге вакытта заводта 7 кеше эшли. Бездә җитештерелгән полистиролбетон блоклар коттедж, гаражлар һ.б. төзелешендә кулланыла. Халыкта тротуар плиткәләре киң сорау тапты, әлегә









