Телсез милләт була алмый

Без языка нет народа

25-26 ФЕВРАЛЬ көннәрендә бездә Татарстан Республикасыныӊ өч күренекле татар язучысы иҗади сәфәрдә булып, очрашуларда катнашып киттеләр. Алар – Татарстанныӊ халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев, “Казан утлары“ журналыныӊ баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, филология фәннәре кандидаты, язучы Рөстәм Галиуллин, язучы, драматург, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен медале“ лауреаты, Ф.Хөсни, Д.Сираҗиев премияләре иясе Рәдиф Сәгъди. Әүвәл кунаклар Барда Җәмигъ мәчетендә, район туган якны өйрәнү музеенда булдылар, имаммөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров

Подробнее

Яхшы үрнәк, яки нәтиҗәгә эшләү

Нынче исполняется 15 лет, как в Новой Казанке открылся ледовый каток.

Яӊа Казанка авылында боз шугалагы ачылуга быел 15 ел тула. Авыл халкы, спорт сөючеләр өчен истәлекле вакыйга булды ул. Бу шугалак, мөгаен, районда беренчеләрдән саналадыр. Аӊа кадәр Түбәнавылда Таhир Илкәев мәктәп укучылары белән шугалак ясап хоккей уеннары оештырган була. Хәзер исә районда 7 шугалак исәпләнә. Соӊгысы декабрьдә Яӊа Казанкада шугалак ачылу физкультура укытучысы Марс Сайбаталов исеме белән бәйле. Эшне ул башлап йөри, Гали күлдән аккан чишмәне буып буа ясыйлар, беренче 12 тимераяк сатып алалар. — Проект язу идеясен Барда кызлары

Подробнее

hәр ир-егетнең гражданлык бурычы

Долг каждого мужчины

Хәзерге вакытта 18дән 27 яшькә кадәр ир-егетләр медицина hәм чакыру комиссияләрен уза, алар тәмамлануга районыбыздан 60ка якын сайлап алынган егетләр төрле гаскәрләр сафын тулыландырачак. Чакырылыш бүлеге начальнигы В.Е. Богданов сүзләренчә, бүген хәрби частьләргә автослесарь, тракторчы, бульдозерчы, пешекче белгечлекләренә ия булган егетләр таләп ителә, бигрәк тә “С” категорияле машина йөртүчеләр җитми, программистларга ихтыяҗ зур. Үзәк хәрби округы командалыгы таләбе буенча гаскәрләргә юнәлдерелгән армия сафларына чакырылучыларның 20-30 проценты югары белемле булырга, барысы да ОБЖ дәресе кысаларында хәрби хезмәт нигезләре курсын узарга тиеш.

Подробнее

Яшәгән төбәгебез күркәм булсын

Авыл поселениеләрендә “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ федераль программасы буенча эшләр башкарылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Бу юлы район үзәге — Барда авыл поселениесендә алып барылган эшләр турында мәгълүмат җиткерербез. Барда авыл поселениесе башлыгы булып 2017 елда Ә.С. Балтаева билгеләнә. — Быел “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ программасы аша Барданың Ленин урамында урнашкан 43, 45, 47, 49 йортлар тирәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Атап әйткәндә, 240 метрда транспорт йөри торган асфальт юл hәм җәяүлеләр өчен 95 метр тротуар, 370 квадрат метрда

Подробнее

Заман сулышын тоеп

Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра

Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра Замана көннән көн алга бара. Интернет, кәрәзле, җепселле-оптик элемтә, тагын әллә ниләр — өйрәнеп кенә җитеш. Хәзер кечкенә генә балалар да ноутбук, планшетта “йөзә“. Нишлисең, XXI гасыр балалары шул. Безнең район да башка төбәкләрдән калышмый, бәлки әле алдарак та барадыр. Бардага hәм авылларга җепселле-оптик элемтә килүе турында күпләргә мәгълүм hәм аннан уңышлы кулланалар да инде. Иң беренче шуны ачыклыйк, җепселле-оптик элемтә линиясе дигәнне ничек аңларга? Информацион сигнал таратучы сыйфатында оптик диапазонлы электромагнит

Подробнее

Сезнең белән горурланабыз

«Мы гордимся вами»

Узган атнада район администрациясенең утырышлар залында гадәттәгечә район башлыгы 2018 елда мәктәпне иң яхшы тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне тантаналы кабул итте. Быел 12 тугызынчы класс укучысы мәктәпне бишле билгеләре белән, 12 унберенче класс укучысы бишле билгеләре hәм “Укуда аерым уңышлар өчен” медале белән тәмамладылар. Алар — укуда, спортта аерым уңышларга ирешкән, предмет олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчеләре hәм призерлары булган Барда гимназиясе, Үдик, Печмень, Сараш, Төнгүк, Каенавыл hәм Озын Ялан урта мәктәпләре укучылары. Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев,

Подробнее

Көтеп алынган бәйрәм

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″] Каенавыл… Олы тарихлы, бүгенгесе матур, киләчәге өметле булган, җырларда җырланган авыл. Күпләргә гомер бүләк иткән, илhам иңдергән, зур тормышка юллама биргән мәгърифәт hәм мәдәният үзәге. Уңган җир кешеләре, осталар үстергән төбәк… Авыл бәйрәмендә катнашып, мәйданда җыелучыларны күздән үткәреп, шундый уйлар кичердем. Бәйрәм искиткеч булды, эчтәлеге дә hәрьяклап уйланган, бай hәм кызыклы иде, билгеләнгән hәр чара уңышлы үтте. Халык күп катнашты, авыл бу көнне төрле төбәкләрдә яшәүче улларын hәм кызларын үзенә дәшеп кайтарды. Алар районыбыз авылларыннан,

Подробнее

Армиягә китә егетләр

Уходят в армию ребята

27 июньдә иртә белән Пермь крае Барда районы хәрби комиссариаты бинасы алдында кеше күп булды, бу көнне хәрби хезмәткә чакырылган 9 егетне армия сафларына тантаналы рәвештә озаттылар. Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский егетләргә инструктаж үткәрде, медицина тикшерүе узу, үзең белән нәрсә тыелган, нәрсә алырга мөмкин, үзеңне җыелу пунктында ничек тоту, кирәк булган вакытта кемгә мөрәҗәгать итү турында сөйләгәннән соң, егетләргә юл теләкләрен район башлыгының беренче урынбасары Т.В.Балтаева җиткерде. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, яңа тәҗрибә алып кайтуларын, лаеклы җәмгыять

Подробнее

Напиться воды родниковой…

Р.И Атнагулов и А.Н. Мустакимов - Родник

ДУМАЮ, каждый из нас пил воду из родника, утоляя жажду после тяжелой работы, или дома, вскипятив чай из родниковой воды. Буквально на днях в самом центре Барды, благодаря стараниям местных жителей — Р.И Атнагулова и А.Н. Мустакимова, появился облагороженный родник. Они очистили территорию, установили на родник короб и трубу, чтобы в воду не попадал мусор, сделали удобный спуск. — Я здесь вырос, всегда для чая брали воду из родника, но он высох. Решили в священный месяц Рамазан сделать благое дело -очистить берега

Подробнее

Нашим рекам — чистые берега

Нашим рекам - чистые берега

  С 2014 года Министерством природных ресурсов и экологии РФ ежегодно проводится Общероссийская акция по уборке водоемов и их берегов «Вода России», основная цель которой — снижение антропогенной нагрузки на водные объекты и популяризация идей бережного отношения к воде среди населения. Надо отметить, что из года в год отмечается устойчивая динамика увеличения положительных результатов акции: если в 2014 году в ней приняло участие 176 тыс. человек из 52 регионов, то в 2017-м – более 1 450 тыс. человек из 83 регионов

Подробнее