Хезмәткә китә егетләр

НАЧАЛИСЬ отправки в войска юношей нашего районаРАЙОНЫБЫЗНЫӉ бу язда хезмәткә чакырылучы егетләрен озату башланды. 2 июнь иртәсе Печ-мень егете Георгий Владимирович Корековныӊ hәм таныплы Роберт Ренат улы Әбүбәкеровныӊ хәтерләрендә озак сакланыр. Георгий Оса авыл хуҗалыгы техникумын тәмамалаган, биредә ул ”Авыл хуҗалыгын механикалаштыру“ белгечлеге алган, Роберт армиягә мәктәпне тәмамлаганнан соӊ китә.
Хәрби комиссарныӊ чакырылыш буенча ярдәмчесе В.Е.Богданов сүзләре буенча, коронавирус таралуны туктату буенча кабул ителгән чараларга бәйле рәвештә хез-мәткә чакырылучылар саклану чаралары – битлекләр hәм перчаткалар белән тәэмин ителә. Край җыелу пунктына килгәч егетләр барьер контролен — тикшерү, термометрия, вируска каршы тәнчекләр булуга экспресс анализ үтәргә тиеш. Анализ нәтиҗәләреннән башка территориягә кертмиләр. Аннан соӊ егетләр дактилоскопия, медицина тикшерүе, биометрик мәгълүматлар алу, hөнәри психологик сайлау чараларын h.б. үтәләр. Китәр алдыннан хезмәткә чакырылучыларга шәхси электрон карта, банк картасы, гаскәр төренә карап кием, гигиена чаралары белән чемодан, сим-карта бирелә. Якташларыбыз Георгий hәм Роберт Үзәк хәрби округныӊ үзәк буйсынуындагы частьлар сафларын тулыландырачак. Егетләргә җиӊел хезмәт, кыюлык, уӊышлар, туганна-ры, якыннары hәм дуслары көтеп калган туган якларга тиз арада әйләнеп кайтуларын телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *