Бу мәкаләбез “Рәхмәт сезгә, укытучылар“ hәм “Бәкин тау батырлары“ китаплары авторы – Кодаш авылында туып-үскән Фәимә Мөбарәк кызы Газизова турында. Туган авылының уңган, булган кешеләре белән дә безне ул таныштырды. Рәхмәт Сезгә, Фәимә апа!
42 ел гомерен балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган бу зат Кодаш башлангыч, аннан Бай-авыл җидееллык мәктәпләрендә укый. 9 яшендә әтисе үлгәч, белем алуы тагын да кыенлаша. Күп авырлыклар күреп 1959 елда Барда урта мәктәбен тәмамлый: “Интернаттагы ачлы-туклы көннәр онытылмый“, — ди ул еллар узгач та. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтында белем ала. Әнисенең: “Җиде буыныгызны белү фарыз“, — дигән сүзләренә колак салып авылы, туганнары турында мәгълүмат туплый. Пермь архивларында, край дәүләт китапханәсендә, Оса шәhәре hәм Тәтешле туган якны өйрәнүе музейларында, район архивы, хәрби комиссариаты hәм ЗАГС бүлегендә шөгыльләнә, хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерә. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кодашлылар турында әле hаман белешмәләр эзли ул. Автор “Бәкин тау батырлары“ китабын нәшер итүдәге ярдәме өчен Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченкога бик рәхмәтле.
Фәимә Газизова язмалары 2014 елдан алып 5 ел рәттән Казанда “Безнең мирас“ журналында дөнья күрде: Госманов Гаптелгани Сәетсәлим улына багышланган “Сержант батырлыгы“, беренче совет укытучылары турында “Гәйнә иленең мәгариф каhарманнары“ h.б. Әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәгә күпләр ирешә алмый.
— Туып-үскән җиребезгә, туганнарыбызга мәхәббәт тәрбиялисе иде. Буыннар арасында элемтә өзелмәсен, ата-бабаларын хөрмәт белән искә алсыннар. Язганнарым онытылмасын, авылдашларымның изгелекләре балаларына үрнәк булсын иде. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк диләр бит. Китапларым дөнья күргәч бик сөендем, хәзер дә җиңүне якынайтучы тол хатын-кызларыбыз, урак батырлары турында язам. Тарихыбызны өйрәнүне дәвам итик.
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары исемнәрен мәңгеләштерү теләге белән Ф. Газизова исемлек төзи. Обелиск эшләтү өчен кодашлылардан ярдәм җыела. “Бер кеше дә каршы килмәде, обелиск фәкать халык акчасына төзелде. Обелиск ясатуны алтын куллы хирург И.Ә. Сәгыйдуллин оештырды“, — ди ул.
— Туган авылымны бик яратам. Анда 17-18 еллар яшәгәнмендер, калган гомеремдә районның төрле авылларында hәм Бардада укыттым.
— Ни өчен укытучы hөнәрен сайладыгыз?
— Әнием заманына күрә укымышлы зат иде. Аның әтисе, картәтием клуб урынында мәдрәсә салдырган була, мәэзин вазыйфасын башкара. Затыбыз укымышлы була, абыем Тугумов Гаплахан Кодашта, Уймужда биология, тарих фәннәреннән укытты. Авыл тарихын абыем яза башлаган иде, мин аның эшен дәвам иттем. Ул үз теләге белән Ватан сугышына китте, исән-сау йөреп кайтып 44 яшендә үлде. Кызым Лилия Рәфкать кызы балалар сәнгать мәктәбендә эшли, укучыларны музыка серләренә өйрәтә. Ә улым Рафис хокук саклау органнары хезмәткәре. Минем 3 оныгым бар, алар тормышымның дәвамчылары, — ди әңгәмәдәшем.
hәр авылның Фәимә апа кебек патриоты булсын икән ул. Кече Ватанын аның кадәр якын күргән тагын кем булыр икән? Иҗат эшегездә уңышлар, сәламәтлек hәм куанычлы озын гомер насыйп булсын Сезгә!