Матурлык — ул сәламәтлек
Федор Васильевич hәм Валентина Николаевна хуҗалыгын hич икеләнмичә үрнәк хуҗалыклар исемлегенә кертергә була. Бу гүя икенче чынбарлык: бар нәрсә шулкадәрле заманча, пөхтә, авылда булуыӊны да тоймассыӊ. Минемчә, Бардада да мондый бакчаны гел күрергә мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, түтәлләр барысы да озак саклансын өчен махсус состав белән сыланган такта белән каймаланган, алар арасыннан яланаяк йөрергә була – шулкадәрле бар нәрсә чиста. Сарымсак сабаклары солдатлар кебек басып тора, җир җиләгенеӊ hәр куагы үз урынында. Петунияләр санап бетергесез: күк, кызыл, ак төслеләре