Хезмәтемне яратам

Культорганизатором Кудашевского клуба работает Физуна Фатхулловна РахмангуловаАвыл клубы алды балалар тавышыннан гөрләп тора иде, бер төркем малайлар hәм кызлар мәйданчыкта уен белән мәшгуль. Узган елда яшәү урыны буенча балалар өчен мәйданчык эшләнгән булган, күренеп тора, сабыйларга бу урын бик ошаган.

Кодаш авылы клубында культ-организатор булып Физүнә Фатхулла кызы Рахмангулова эшли. Хезмәтен озак еллар башкара ул. Клуб эче төрле эчтәлектәге стендлар, альбомнар белән баетылган: “Сүнмәс дәрт“, “Җир куенында сакланган серләр“, “Кодаш халкы тылда hәм фронтта“, “Кодаш авылыннан чыккан талантлар“, “Алар Ватан сагында торалар“, “Иң яхшы спорт гаиләсе“, “Ата, ул, Ватан, гаилә“ h.б. Авылның хөрмәткә лаек кешеләренә багышланган стендта врачлар Илнур Сәгыйдуллин, Тәүфыйк Тугумов, судья Фидәил Машаев, корреспондент Эрнст Кирилов исемнәре язылган. Алар белән авылдашлары горурланалар, димәк.

— Былтыр август, сентябрь айларында клубта ремонт эшләре алып барылды. Биредә төрле чаралар оештырабыз, якынча айга дүртне. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен костюмнарны тукыма сатып алып үзебез тектерәбез. Балалар белән шөгыльләнәбез, җыр, бию, драма түгәрәкләре алып барыла. Кеше белән эшләве җиңел түгел, җәлеп итәргә, мәдәният учагына тарта белергә кирәк. Хезмәтемне яратам, инде 30 ел эшлим, — ди Физүнә Фатхулла кызы.

— Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нинди чаралар үткәрдегез?

— 9 Май көнне обелискка венок салдык. Балаларыбыз шигырь сөйләде. Сугыш ветераннарына багышланган стенд ясадык, рәссам Гөлфирә Маматова башкарды. Безнең авылдан сугышка 105 кеше киткән, аларның 57се үлгән, 7 кеше әсирлеккә төшкән.

Клуб артында иркен генә мәйданда авыл Сабан туе бәйрәме үткәрелә икән. Сүз уңаеннан, бу җир Фәимә апа Газизованың картәтисе Ягъфәр мулланың нигезе булган.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *