Ирешелгәннәрдә тукталмаска

Барда районыныӊ төньяк-көнчыгышында урманнар, басулар hәм елгалар тирәсендә Шермейка авыл җирлеге урнашкан. Биредә кешеләр табигать кануннары буенча хезмәт куялар, кая карама, бар җирдә чисталык, тәртип, ә йортлар hәм административ биналар җирле әйләнә-тирәгә кертеп ясалган сыман. Җирлекнеӊ тугыз торак пунктында 509 кеше яши, аларныӊ яртысыннан күбе – эшкә яраклы яшьтәге кешеләр, калганнары пенсионерлар hәм балалар. Җирле мәктәптә 26 бала укый, тагын 15 сабый – мәктәпкәчә яшьтә.
Хезмәт урыннары белән биредә кыен, ләкин тырыш, эш сөючән кешеләр үз урыннарын таба. Берәүләр — социаль өлкә учреждениеләрендә, икенчеләр җирле кибетләрдә, авыл хуҗалыгында – ”Калиновка“ hәм ”Искир“ ОООларында, саклык банкы филиалында, почта бүлегендә эшли, өченчеләр акча эзләп вахтага китә.

Үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр дә бар: алар бал кортлары, мөгезле эре терлек, авыл хуҗалыгы кошлары асрыйлар, артып калган сөт, ит, бал hәм башка продукцияне саталар.
Шермейка авыл җирлеге башлыгы В.Н.Мочалова сүзләре буенча, бу территория дотацияле, шуӊа күрә кайбер мәсьәләләрне чишү өчен җирле администрация төрле программаларда катнашырга тырыша. ”Мәсәлән, үзсалым кысаларында узган елда Шабарка авылында суүткәргечнеӊ бер өлешен ремонтладык. Аӊа шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш, былтыр төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты да тоташтырылган. Шулай ук Шермейкада җәмәгать зираты коймасын төзекләндердек. ”Инициативалы бюджетлаштыру“ программасы буенча Бөек Ватан сугышы елларында илебез өчен гомерләрен биргән сугышчы якташларыбыз истәлегенә куелган обелискны төзекләндерү эшләрен башкардык. Шулай ук үзсалым кысаларында урамнарны яктыртуны көйлибез, — ди Валентина Николаевна. – Быел Щипа hәм Антуфьево авылларында урамнарны яктырту челтәрләрендә ремонт эшләре башкарылачак. Моннан тыш халык күп ял итә торган урыннар җиhазландыралачак, ягьни Шермейка hәм Шабаркада мәдәният учреждениеләре алдында эскәмияләр, клумбалар урнаштырылачак. Плиткә салыначак, территория матур койма белән уратып алыначак hәм яӊа яктырту җиhазлары куелачак. ”Инициативалы бюджетлаштыру“ программасы буенча Шабаркада балалар уен мәйданчыгы элементлары белән спорт мәйданчыгын төзү буенча эш бара. ”Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасы буенча Шермейкада универсаль спорт мәйданчыгы, Шабаркада воркаут урнаштырылачак. Бу объектлар буенча эшләр башланды инде“.
Җирле администрация ирешелгәннәрдә туктап калырга уйламый. Аныӊ планнарында: суүткәргеч ремонтын, халык күп ял итә торган урыннарны җиhазландыруны, балалар уен мәйданчыкларын Шабаркада Центральная урамында тротуар урнаштыруны, авылларда юлларны төзекләндерүне дәвам итү. Куелган максатларга уӊышлы ирешүләрен телисе генә кала.
Кыска, ләкин эчтәлекле әӊгәмәдән соӊ Валентина Николаевна аныӊ карамагындагы территориядә эш сөючән кешеләр ничек яшәгәнен карарга hәм ветераннарныӊ ике гаиләсендә булырга тәкъдим итте.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *