Буыннарны берләштереп

ҖИРГӘ тагын язлар килде. Ә язлар безгә аеруча якын һәм кадерле, чөнки 9 майда көтеп алган Җиңү таңы атты. Ниһаять канкойгыч, ачы сугыш тәмамланды. Быел без Бөек Җиңүне 73 кат каршы алабыз. Еллар узган саен бу бәйрәмнең мәгънәсе арта гына бара. Яшь буын өлкәннәрдән ишеткән истәлекләр аша тыныч көннәрнең кадерен аңлап үсә. Җиңү көне уңаеннан район авылларында тантаналы чаралар, митинглар оештырылды. Олысы, кечесе бер-берсен бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен юллады. Ил-көннәребезнең тыныч, күкләребез аяз торсын, күңелдә киләсе көннәргә ныклы өмет яшәсен.

Подробнее

Сатып алучылар да күп булды, һава торышы да сынатмады…

Ярмарка в Барде - Весна 2018

ҺӘР БАКЧАЧЫ язны түземсезлек белән көтеп апа. Җир әле кар астыннан күренә генә башлый, ә аларның тәрәзә аллары һәм теплицалары үрентеләр белән тулы була. Язгы эшләр аз түгел, шуңа һәр минут кадерле. Үз участогыңда нәрсә һәм кайчан утыртуны билгеләргә, кирәкле инвентарь сатып алырга, орлыкларны әзерләп чәчәргә хәзер иң яхшы вакыт. Кирәк-яракны ярминкәдән башка кайда табырсың инде? Район администрациясе авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгече Р.В. Адутова сүзләре буенча, бу көнне үз продукцияләрен барысы 68 катнашучы: шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер һәм

Подробнее

Онытырга хакыбыз юк

Не смолкнет слава! - День Победы в Барде - 2018

9 майның кояшлы иртәсе Барда авылы үзәк урамыннан барган колонналарны каршы алды. Җиңү каhарманнары буыны бәйрәм җырлары астында ата-бабалары фотографияләре белән Җиңү мәйданына юл тотты. Бәйрәм чарасы Җиңү байрагын мәйданга алып чыгудан башланды. Быел истәлекле көнне нибары сигез Бөек Ватан сугышы ветераны: Габделхәй Назаргулов, Барый Ишманов, Шәрифулла Бакунов, Вахит Акбашев, Зыялетдин Галин, Назиф Амакачев, Гаптрәхим Тимганов, Гәйфетдин Ибраhимов hәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән биш кеше: Рәүхәтулла Ишморатов, Кашфулла Сардыков, Габтрәшит Таhиров, Габделбәр Сәвәләев, Назип Туймачев каршылады. Иң изге теләкләр

Подробнее

Хәерле сәгатьтә!

В парке Тукая

Барда инде икенче тапкыр “Пермь крае — мәдәният үзәге“ проекты кысаларында җиңүче булып танылды. 2009 елда “Барда — менә ул! Бар!“ проекты белән җиңү яулаган идек. Димәк, безне тагын вакыйгаларга бай ел көтә, район үзәгендә яңа объектлар барлыкка килә дигән сүз бу. “БардаДа.Перезагрузка“ программасын ачу тантанасы 27 апрельдә Барда мәдәният hәм ял йортында уздырылды. Бу көнне районга крайдан бик күп кунаклар килде, алар төрле эчтәлектәге чараларда катнашты. Иң беренче булып сүзне Барда авыл поселениесе башлыгы Ә.С. Балтаева алды, тамашачыларны сәламләп

Подробнее

Хезмәтемне, балаларны яратам

В конкурсе «Учитель года - 2018» победила учитель биологии и химии Куземьяровской основной школы Эльвина Илгизовна Барсаева. 

В конкурсе «Учитель года — 2018» победила учитель биологии и химии Куземьяровской основной школы Эльвина Илгизовна Барсаева. “Ел укытучысы-2018“ конкурсында Байавыл төп мәктәбенең биология hәм химия укытучысы Эльвина Илгиз кызы Барсаева җиңү яулады. Конкурс турында тулырак — 2 биттә. Ибраhим Тимганов фотосы. “ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2018“ конкурсының район туры 20-21 февральдә Барда гимназиясе, район үзәгенең өченче hәм дүртенче балалар бакчалары базасында үткәрелде. Бәйгедә районның гомуми hәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан барысы 22 педагог катнашты. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң “Ел укытучысы-2017“ муниципаль

Подробнее

Төнгүк мәктәбенә — 100 ел

Тюндюковской школе - 100 лет

Төнгүк авылы район үзәгеннән 12 километр ераклыкта урнашкан. Авыл үзәгендә поселениедә бердәнбер мәктәп бар, анда 36 педагог эшли, 178 укучы укый, ә мәктәпкәчә бүлекләрдә 90 бала тәрбияләнә. Мәктәп 100 еллык юбилеен нинди хәзинә белән каршы ала соң? Төнгүк авылы рәсми рәвештә 1740 елдан билгеле. Революциягә кадәр ике мәчет була, кечкенә мәктәп ачыла. Әбүбәкер мулла укыта. Балалар мәктәпкә кочаклап утып алып киләләр, ә муллага сәдака бирәләр. 1917 елда зур үзгәрешләр була. Илдә Совет власте урнаштырыла. Өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерү яңа властьның

Подробнее

Халкыбызның күңел бизәкләре

Узоры тастымала

Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “59 регионның 59 фестивале“ проекты кысаларында 26 октябрьдә Бардада “Тастымал бизәкләре“ сөлге бәйрәме (икенче тапкыр) үткәрелде. Анда оста куллы райондашларыбыздан кала Чернушка, Куеда, Уен, Оса районнары вәкилләре дә чыгыш ясады. Барда мәдәният hәм ял үзәге ул көнне гөрләп торды, бакча балалары hәм яшьләр дә, өлкән буын да рәхим итте. Гөлнур Ибраhимова башкаруында “Әссәләмегәләйкүм“ җыры белән башланып киткән бәйрәмдә Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Е.Н. Кәлимуллина, декоратив-кулланма сәнгать предметы hәм халык йолаларының, гореф-гадәтләренең, бәйрәмнәренең

Подробнее

Чынга ашкан хыял

Авылларыбыз тормышына ямь өстәүче шатлыклы вакыйгалар еш булып тора. Федоркилылар да узган атнада шундый куанычлы мизгелләр кичерделәр – авылда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Дөрес, ул моңа кадәр дә эшләп килде, мәдәният йортындагы бүлмәләрдә урнашкан иде. Ә хәзер исә заманча яңа пункт авыл халкы өчен ишекләрен ачты. Бу бина край hәм районның “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясе белән тыгыз hәм нәтиҗәле хезмәттәшлегенең бер үрнәге булды. Моңа кадәр шушы хезмәттәшлек нигезендә Яңавыл hәм Бөреҗледә иркен hәм уңайлы ФАПлар төзелгән иде, Федоркидагысы – инде өченчесе. Яңалары да,

Подробнее

Елның беренче вакыйгасы

Ралли-Барда-2017

Ралли буенча Россия кубогының 17 декабрьдә Киров өлкәсендә булган 1 этабыннан соң, илебезнең иң яхшы узышчылары 6-8 январьда Барда җирендә ярыштылар. “Ралли-Барда-2017“ – Пермь крае территориясендә 2017 елда бөтенрәсәй масштабындагы беренче спорт вакыйгасы“, – дип билгеләде бу чараны район башлыгы Сергей Ибраев җиңүчеләрне бүләкләү чыгышында. Дүртенче тапкыр Пермь крае автомобиль спорты федерациясе район администрациясе hәм башка оешмалар белән берлектә кышкы каникулларның чын бизәге булган ярышлар үткәрде. Чара Россия кубогының 2 этабын, Урал hәм Идел буе федераль округлары зона ярышларының 2

Подробнее

Патриотик тәрбия үрнәге

З.Х. Аминов

З.Х. Аминов Барда районында яшәүчеләр батыр якташлары: Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев, Дан орденының тулы кавалерлары Зариф Әминов, Әхәт Даутов белән хаклы рәвештә горурлана. Декабрь аенда З.Х. Әминовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Яңавылда hәм Султанайда истәлекле чаралар оештырылды. Көннең шактый салкынча булуына да карамастан, hәр ике авылда укучылар, яшьләр, өлкәннәр катнашында хәтер кичәләре оештырылды. Зариф Хурамша улы Әминов мондый хөрмәткә чын мәгънәсендә лаек зат. Сугыш утын башыннан ахырына кадәр кичкән, бик күп батырлыклар кылган фронтовик, тыныч тормышта тырыш хезмәт

Подробнее