Атказанган икътисадчысы
Ул — икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасыныӊ атказанган икътисадчысы, Казанныӊ 1000 еллыгы медале белән бүләкләнүче кеше, якташыбыз Хәмит Мулламөхәммәт улы Миргунов. Хәмит Миргунов 1941 елныӊ 15 сентябрендә Аклыш авылында Шәрифә hәм Мулламөхәммәт Миргуновлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Ул туып ярты яшь булгач, әтисе Мулламөхәммәт абзый Бөек Ватан сугышына китә. Озак та үтми, шул ук елныӊ апрелендә фронттан аныӊ хәбәрсез югалуы турында кара мөhерле кәгазь килә. Шәрифә апа 3 баласын берүзе карап үстерә, аларга белем алырга ярдәм итә. 1948 елда









