Яхшылык кыл

Шушы исем белән 2 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә муниципаль проект кысаларында бәйрәм концерты үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне уӊаеннан декабрь башында ункөнлек игълан ителде, чаралар 1992 елдан Берләшкән милләтләр оешмасы карары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланып билгеләнеп үтелә. Концертны Барда мәдәният hәм ял үзәге, Р.Р. Таhиров җитәкләгән Барда районы инвалидлар җәмгыяте оешмасы hәм Барда махсус коррекция мәктәп-интернатыныӊ проект эшчәнлеге буенча проблемалы төркем җитәкчесе Л.М. Нурлина оештырды. Бәйрәм чарасын Барда балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнгән укучылар hәм Барда мәдәният hәм

Подробнее

Ике Гран-при иясе

«Дуслык» коллективы ноябрьдә Санкт-Петербург шәhәрендә узган балалар, яшүсмерләр hәм өлкәннәр өчен хореография сәнгатенеӊ «Гран-при Кубогы»финал халыкара конкурс-фестивалендәкатнашты. Финалда 2022 ел нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре hәм Халыкара конкурсларныӊ I дәрәҗә лауреатлары җыелды. Без ансамбль репертуарыннан ике номер әзерләдек hәм алар икесе дә Гран-при яулады. Безгә 20000 сумлык сертификат тапшырдылар. Коллективыбызны 2022-2023 елларда «Мир на ладони» Халыкара конкурс-фестиваленә чакырдылар. Дуслык коллективы, сезне лаеклы җиӊүегез белән котлыйм! Гүзәл Нуриханова.

Каз өмәсе — күӊелле йола

Елга буйлары боз белән каплангач, авылларда каз өмәләре үткәрелә иде элек. Бу вакытта hавадан кыр казлары соӊгы сәламнәре белән «кыйгак-кыйгак» кычкырып, җылы якка очып киткән булалар инде. hәр өйдә күпләп йорт казлары, үрдәкләр асрала иде. Өмәләрдән соӊ hәр өйнеӊ чоланында каз түшкәләре эленеп тора, сандык өстендә ястык, мендәрләр өелә. Ә иӊ өстә, бигрәк тә кызлы өйләрдә чиккән тышлы, парлы мамык мендәрләр куелыр иде. Килеп керсәӊ, каз шулпасыныӊ, мичтәге каз бәлешенеӊ хуш исе бөтен өйгә таралган булыр. Туйларда машинада кияү белән

Подробнее

Иҗади очрашу бәйрәме

Җан тынычлык безгә кирәк түгел, Җан ярадан шигырь табабыз. Ай, син матур дөнья, Шифасарай, Яшибез, дип көндә янабыз. Бу шигъри юллар Барда районы Байавылныӊ Әмҗе елгасы суында коенып, газиз әнисенеӊ халык җырларын башкаруын ишетеп hәм туган җиреннән көч-куәт, илhам алып үскән Мөршидә Мөхлис кызы Минкинаныӊ «Мәӊге яшик» шигыреннән алынды. М.М. Минкина 1952 елныӊ 3 сентябрендә Байавылда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Җыр-моӊ аӊа кечкенәдән юлдаш була. Мәктәп елларында Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен яратып укый, авыл сәхнәләрендә җырлый. Башта туган авылы мәктәбен,

Подробнее

«Помощь будет оказываться всем»

В результате преобразования в регионе появится «Кадровый центр Работа России. Пермский край» – современное государственное кадровое агентство, предоставляющее бесплатные услуги населению и работодателям. Пермский край вошел в число 17 регионов страны, в которых в 2023 году пройдет одновременная трансформация и модернизация всей сети центров занятости населения (ЦЗН) в субъекте. Необходимые финансовые средства уже заложены в бюджете следующего года. Об этом сообщил министр труда и социальной защиты России Антон Котяков.    Как пояснили в краевом Минсоцразвития, регион проделал большую работу, чтобы

Подробнее

Мәдәни мирасыбызны саклап

“Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасының “Гәйнә башкортлары һәм Тол буе татарлары милли биюләре этник үзенчәлегенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” проектын тормышка ашыру ахырына якынлашты. Ул социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга Пермь крае губернаторы грантларын бирүгә юнәлдерелгән социаль проектларның икенче край конкурсында җиңүгә иреште. Проектның максаты — мәдәни мирасыбыз булган халык бию традицияләрен өйрәнү, саклау, тергезү, пропагандалау һәм аларны тәҗрибәдә куллану булды. Проектның исеменә гәйнәлеләрнең яшь буынын – 9-16 яшьләрдәге мәктәп укучыларын Барда округы милли биюләренең этник

Подробнее

Татарча диктант

“Татарча диктант“ белем тикшерү акциясе “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре hәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү hәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Бу чара Татарстан Республикасыныӊ “Татар халкыныӊ милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Анда яше, җенесе, белеме, дине, hөнәре, гаилә хәле hәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, hәр кеше катнаша ала. Диктантныӊ тексты КФУныӊ Филология hәм мәдәниятара багланышлар институтыныӊ татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар

Подробнее

Бергә булганда барысына да ирешербез

Билгеле булганча, 1 декабрьдә Инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу чорныӊ барлык чаралары да Халыкара инвалидлар көненә багышлана, ул ел саен агымдагы айныӊ 3 нче көнендә билгеләнеп үтелә. Декада кысаларында нинди чаралар планлаштырылганын белү hәм, гомумән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнеӊ ничек яшәве, нинди планнар төзүе турында сөйләшү максатыннан, мин Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ Барда округы оешмасы рәисе Р.Р. Таhировка мөрәҗәгать иттем. — Раушан Рафисович, шушы ун календарь көн эчендә уйланылган барлык эшләрегезне дә тормышка ашырып өлгерәсезме? — Юк, без андый максат куймыйбыз. Гомумән,

Подробнее

Яраткан сәнгать бишеге

Крайныӊ иӊ зур hәм танылган мәгариф учреждениеләренеӊ берсе — Барда балалар сәнгать мәктәбе 29 ноябрьдә үзенеӊ мактаулы юбилеен – 55 еллыгын билгеләп үтте! Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бәйрәм кичәсе педагогларны, мәктәпне тәмамлаучыларны, укучыларны, ветераннарны hәм күп кенә кунакларны җыйды. Моӊлы көйләр, дәртле биюләр, баянчыларныӊ, вокал hәм инструменталь ансамбльләр hәм дуэтларныӊ дәртле чыгышлары белән концерт бер сулышта утеп тә китте. Тамашачыны үз чыгышлары белән баянчылар hәм аккордеонистлар оркестры, край, Бөтенрәсәй, халыкара конкурслар лауреаты Айвар Тимганов (җитәкчесе С.М. Ибраева), кече сыйныфлар

Подробнее

Гөрләсен “Ирен моӊнары“

“Барда гүзәле“ ансамбле. 26 ноябрьдә Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы эш планындагыча край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте региональ иҗтимагый оешмасы идарәсенеӊ күчмә утырышы уздырылды. Үткәрү урыны итеп Кунгур шәhәр округыныӊ Тор авылы билгеләнде, бит быел бу авылда край сабан туе уӊышлы уздырылган иде. Шул ук көнне Орда муниципаль округындагы Искеавылда II “Ирен моӊнары — 2022” сылва–ирен татарлары халык иҗаты фестивале оештырылды, бу бәйгедә бардалылар да лаеклы катнашты. Алдан килешенгән буенча, шимбә көн иртә-иртүк юлга кузгалдык. Әле урамда кап-караӊгы, туктаусыз ак

Подробнее