Өч этапта

Озак вакыт дәвамында мәдәният өлкәсенеӊ ныклап финансланмавы беркемгә дә сер түгел. Бу мәдәният учаклары биналарыныӊ тузуына китерде, аларныӊ матди-техник базасы искереп, клублар бушап калды. Шунысы куанычлы, соӊгы елларда хәл бик нык үзгәрә башлады. Башта округ мәдәният учреждениеләре өчен өстәл уеннары, телевизорлар, музыка үзәкләре, теннис hәм бильярд өстәлләре, триммерлар, кар чистарту машиналары сатып алынды, аннан эш төзекләндерүгә кадәр барып җитте. Төрле программалар кысаларында бу объектлар үзгәрә, күз алдында матурлана, ә халык бирегә — сәнгать дөньясына кабат-кабат шатланып килә.

Бу мәкаләдә сүз өч этапта төзекләндерелгән Бөреҗле ял hәм мәдәни комплексы турында барачак. Учреждение җитәкчесе И.З. Гаптыкаева сүзләренчә, барысы да 2021 елда бина фасадын тышлаудан hәм архитектур яктырткыч урнаштырудан башланган. Бер елдан соӊ ремонт эшләре бина эчендә дәвам итә. Үзсалым буенча, ягъни җирле халык hәм төбәк бюджеты средстволарына түшәм, идән, стеналар яӊартыла, тамаша залында hәм фойеда ишекләр урнаштырыла, сәхнә дә заманча күренеш ала.

— Безнеӊ клуб 1975 елда төзелгән hәм бу вакыт эчендә бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган иде. 2021 hәм 2022 елларда шактый күп эш башкарылды, әмма клуб бинасы зур hәм яӊартуларны шулай ук беренче кат кабинетлары, китапханә, котельный hәм бөтен икенче кат көтте. Монда безгә “Уӊайлы край” төбәк программасы ярдәмгә килде, шул рәвешле быел клубыбыз тулысынча ремонтланды. Эшкә теләп барабыз hәм яӊартуларга шатланабыз. Бездән дә күбрәк бөреҗлеләр соклана, чөнки аларга да учреждение бик кирәк. Биредә үз эшчәнлекләрен төрле түгәрәкләр алып бара: балалар биергә, хатын–кызлар җырларга өйрәнә, ә ир-егетләр бильярд, теннис яки шахмат уйнарга килә. Бераздан лагерь эшли башлаячак. Без 15 баланы кабул итәргә планлаштырабыз, алар барысы да башлангыч сыйныф укучылары. Мөмкинлектән файдаланып, авылдашларым hәм шәхсән үз исемемнән төбәк, округ җитәкчелегенә, территориаль бүлек начальнигы Алина Галиевага hәм ремонт барышында үз көчләрен куйган hәркемгә зур рәхмәт белдерәсем килә. Чараларыбызга тагын да күбрәк тамашачылар килсен, ә без озак еллар авыл файдасына хезмәт итәрбез, — диде Илсөяр Зиантдин кызы.

Кечкенә торак пунктларда мәдәният учреждениесе чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәге булып тора, биредә җирле халык көндәлек ыгы-зыгысыннан ял итә, вакытлыча үз борчылуларын hәм хәсрәтләрен оныта ала. Концертлар, театральләштерелгән күренешләр, балалар иртәләре, шулай ук спорт ярышлары hәм төрле чаралар — болар барысы да монда уза hәм кешеләргә уӊай hәм матур хисләр бүләк итә.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *