Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезне “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашкан гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу санда игътибарыгызга Төнгүк hәм Әрҗән территориаль бүлекләрендә яшәүчеләрне тәкъдим итәбез. Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – округныӊ сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр hәм хокук саклау органнары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы күзәтүендә уздырылган бу конкурска авылларда да зур игътибар бирелә. Төнгүктә без иӊ элек ветеран оешмасы җитәкчесе Ф.М. Мукаева белән очраштык, бу җирлектә конкурска сан ягыннан иӊ күп хуҗалык тәкъдим ителгән. Ул безне оешма эшчәнлеге, “Иӊ яхшы ветеран





