Җыр белән бер дулкында

Музыка тормышны матурлык hәм илhам белән тулыландыра. Ул безне кайгыда hәм шатлыкта, эштә hәм ял итүдә, ялгызлыкта hәм дусларыбыз янында озата бара. Сәнгатьнеӊ күпкырлы дөньясын үзләштергәндә, сәләтле яшьләргә музыкаль иҗатта үзләрен ачу аеруча мөhим. Бу шәхес буларак үсүгә генә түгел, ә җәмгыять тормышына да гармонияле рәвештә кушылырга, үзеӊне күрсәтергә hәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә. 4 мартта Пермь шәhәрендә Калинин исемендәге мәдәният йортында “Бер дулкында” халыкара фестиваль — конкурсы уздырылды. Әлеге конкурс Мәскәү шәhәренеӊ “Старт” иҗтимагый фестиваль хәрәкәте тарафыннан оештырыла hәм

Подробнее

Киләчәккә юнәлеш

17 мартта, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү hәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, Бардага Пермь крае торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү министры Артем Александрович Балахнин килде. Ул котельныйларны карады, Барда җыены мәйданында булды, күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча булачак эшләрнеӊ күләмен бәяләде hәм киӊәшмә үткәрде. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов министрга үзәк су җылыту котельныен hәм Фин бистәсе микрорайонында урнашкан модульле котельныйны күрсәтте. Үзәк котельныйда 2019 елда техник яктан яӊарту үткәрелгән. 2019 елныӊ 29 апрелендә кабул ителгән “Пермь крае муниципаль берәмлекләре территорияләрендә җылылык

Подробнее

Барысы да безнеӊ кулларда

Кечкенә авылларда яшәүчеләр кайвакыт эшсез, ничек hәм нәрсә хисабына яшәргә белмәүләрен әйтә. Киләсе гаиләне якыннан белгәч, мин барысы да безнеӊ кулларда hәм күп нәрсә кешенеӊ үзенә генә бәйле булуын аӊладым. Илдар Камил улы тормыш иптәше Эльмира Габделхәмит кызы hәм балалары Ләйлә белән ике катлы, иркен йортта яши. Җирле халык Галиевлар гаиләсен хөрмәт итә, сүземә ышаныгыз, ихтирамга лаек булырга аларныӊ хокукы бар. Гаилә башлыгы Сөҗән авылында туып үсә. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый, 8 сыйныфка кадәр Бөреҗледә, ә 9 hәм 10 сыйныфларда

Подробнее

Сәхнә яктысында

Җәмилә Нәҗметдин кызы Куштанова дәрт-дәрман бирүче кешеләрнеӊ берсе. Аныӊ ягымлы елмаюына карап, борчулар hәм мәшәкатьләр онытыла. Аныӊ сүзләре буенча, ул гади колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Мәктәптән соӊ Оса педагогия училищесын тәмамлый hәм юллама буенча Шабарка авылына эшләргә җибәрелә. Биредә тиешле бурычын үтәп, туган ягына кайта hәм балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. — Мәктәптә укытканда ук балаларда сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Хезмәттәшем Фәүзия белән бергә аларны җырларга, биергә өйрәттек. Ә лаеклы ялга чыккач, мин нәкъ менә буш вакытымны үзешчән сәнгатькә багышлавымны

Подробнее

Күӊеле hәрчак иҗатка тартыла

Территория үсеше, ирешкән нәтиҗәләр белән танышканнан соӊ без Сөҗән авылына юл тоттык. Беренче тукталышыбыз Гөлсирә Миӊнегали кызы Мансурова-Иманова йортында булды. Күпләр аны җирле шагыйрә буларак белә, әмма тамырлары Татарстан Республикасы белән нык бәйле булуын барысы да белеп бетерми шул. — Әйе, минем бабаларым Татарстан якларыннан. Картәтием Якуб безнеӊ якларга тормыш иптәше эзләп килгән hәм беренче күрүдә үк Башап Түз авылыныӊ җирле гүзәле 16 яшьлек Гөлҗамалга гашыйк булган. Ул үз максатына ирешә hәм аныӊ белән гаилә кора, аларныӊ ике баласы: ул

Подробнее

“Биредә бердәм халык яши“

Округ үзәгеннән ерак түгел, Чернушка ягында өч торак пункты урнашкан, алар Бөреҗле территориаль бүлегенә карый. 2021 елныӊ январеннан бу як белән Алина Фирдәвис кызы Галиева җитәкчелек итә, ул 2016 елдан бирле авыл җирлеге администрациясе белгече булып эшли. — Мин тумышым белән Сараш авылыннан, инде берничә ел Сөҗәндә яшим, эшкә Бөреҗлегә йөрим. Шуны билгеләргә кирәк, биредә җирле халык хезмәтне ярата, бердәм яши hәм бу буш сүзләр түгел. Мәсәлән, өмәләр вакытында hәр кеше катнашырга тырыша. Беркем дә читтә калмый, — дип әӊгәмәне

Подробнее

Матурлыкны сурәтләп

Март аенда Барда балалар сәнгать мәктәбендә “Кама өстендә салават күпере” балалар hәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсында җиӊүчеләрнеӊ күчмә күргәзмәсе урнаштырылды. Әлеге конкурс 2022 елда Пермь шәhәренеӊ “Сәнгать училищесы (техникумы)” Дәүләт бюджет hөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителде. Конкурста 5тән 18 яшькә кадәрге 500дән артык автор катнашты, ә эшләр бөтен Пермь краеннан килде. Жюри әгъзалары карары нәтиҗәсендә, беренче дәрәҗә диплом белән 41 катнашучы бүләкләнде, икенче дәрәҗәгә 60 бала, ә өченче дәрәҗәгә 108 бала лаек булды. Барда балалар сәнгать мәктәбе укучысы

Подробнее

Гайны кунакларын каршыладык

16 мартта муниципалитетыбызга эш сәфәре белән Гайны муниципаль округы башлыгы Елизавета Геннадьевна Шалгинских hәм аныӊ урынбасарлары килде. Безнеӊ яктан кунакларны округ башлыгы Х.Г. Алапанов кабул итте. Сәфәр барышында муниципалитетныӊ төрле торак пунктларындагы мәгариф, спорт, мәдәният объектлары каралды. Гадәттәгечә, делегацияне беренче булып Үдик hәм Каенавыл ягы кабул итте. Биредә Хәлил Газбулла улы территориаль бүлекләр начальниклары hәм учреждениеләр җитәкчеләре белән берлектә ремонтланган мәктәп спорт залларын, Пермь крае хөкүмәтенеӊ 108-п санлы карары hәм “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган хоккей бортлары белән универсаль

Подробнее

Воспитывая на народных традициях

В феврале-марте текущего года дошколятам нашего округа выпала честь участвовать в муниципальном конкурсе «Барда кызчыгы», «Барда малае», который был проведен по инициативе общественной организации «Культурный центр татар и башкир Бардымского района» и общественной организации женщин «Ак калфак». Цель этого конкурса — воспитание детей дошкольного возраста на народных традициях, формирование человека, знающего культуру своего народа, родной язык. Это является одной из основных задач развития национального регионального образования. В нашем муниципальном конкурсе приняли участие 15 детей в возрасте от 5 до 7

Подробнее

“Десант Прикамья”

На прошлой неделе в рамках молодежной патриотической акции «Десант Прикамья-2023» населенные пункты Бардымского округа посетили ребята из волонтерского отряда «Пилигрим», который осуществляет свою деятельность уже более пяти лет. Акция «Десант Прикамья» проводится в рамках Всероссийской патриотической акции «Снежный десант РСО (Российские студенческие отряды)» и направлена на развитие в территориях края волонтёрского движения, создание условий для профессионального самоопределения и повышения уровня социальной активности, воспитание молодёжи в духе патриотизма. 9 марта волонтеры провели интересный и насыщенный день для жителей села Сараши. —

Подробнее