Бүгенге көндә коммерция булмаган оешмалар җәмгыятьтә бик мөhим функция үти, социаль әhәмиятле проектларны тормышка ашыра, кеше хокукларын яклый. Барда муниципаль округы территориясендә берничә коммерция булмаган оешма эшли. Бу мәкаләдә сүз “Барда округы башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасы турында барачак, 2018 елдан аныӊ рәисе — М.Н. Мозафаров.
— Марат Нәшәт улы, сезнеӊ коммерция булмаган иҗтимагый оешма үз алдына нинди төп максатлар hәм бурычлар куя?
– Безнеӊ төп максат hәм бурыч — округ территориясендә башкорт халкыныӊ тарихи hәм мәдәни мирасын, үзенчәлеген, милли телен hәм мәдәниятен саклауны hәм баетуны тәэмин итү.
— Куелган максатларны hәм бурычларны тормышка ашыру өчен Башкорт корылтае нинди эшчәнлек төрләрен башкара?
— Безнеӊ коммерция булмаган иҗтимагый оешма конференцияләр, күргәзмәләр, очрашулар hәм башка мәдәни-агарту чаралары үткәрә, башкортларныӊ тарихи, мәдәни мирасын hәм иҗатын пропагандалауга ярдәм итә.
— Быел үткәрелгән иӊ мөhим hәм кызыклы чаралар турында берничә сүз әйтеп үтсәгез яхшы булыр иде.
— Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путин указы нигезендә 2023 ел “Укытучы hәм остаз елы” дип игълан ителде. Барда округында районныӊ 100 еллыгына әзерлек бара. Безнеӊ иҗтимагый оешманыӊ эш планы шушы максатлардан чыгып төзелде.
Гәйнә башкортлары традицияләрен саклау, яшь буынга икмәк пешерүчеләрнеӊ осталыгын тапшыру максатыннан, Башкорт корылтае Пермь крае Башкорт тарихи-мәдәни үзәге белән берлектә ел башында “Ипи hәр табында баш” онлайн конкурсын үткәрде, биредә осталар икмәк пешерү серләренә hәм ысулларына өйрәтте. Пермь крае башкортлары корылтае Башкорт тарихи-мәдәни үзәге hәм Республика халык иҗаты үзәге белән берлектә Башкортостанныӊ квалификацияле белгечләре тарафыннан башкорт хореографиясен, вокалын, халык уен кораллары: курай hәм кубызда уйнау буенча үткәрелгән осталык дәресләрендә округныӊ мәдәният хезмәткәрләре hәм үзешчән сәнгать әhелләре актив hәм зур кызыксыну белән катнашты.
Январь аенда округныӊ туган якны өйрәнү музеенда “Без укучылар өчен гәйнәлеләр” дип аталган чара узды. Балалар гәйнә башкортлары тарихын, үз ата-бабалары тарихын тирәнтен белергә ярдәм итүче гаиләләр “Нәсел шәҗәрәсе” төзелешенеӊ әhәмияте турында кызыксынып тыӊлады.
Карман авылында Печмень, Асюл, Әмировка, Бөреҗле, Күчтәнти hәм Карман авылларыныӊ фольклор коллективлары катнашында “Угыз пирог” фольклор бәйрәме оештырылды. Бәйрәм гәйнә баш-кортларыныӊ угыз пирогын әзерләүдәге барлык гореф-гадәтләрен үтәп, бик кызыклы уздырылды.
Шулай ук Түбәнавыл мәчетендә Ислам музеен ачуда катнаштык. Биредә гәйнә башкортларыныӊ тормышын, көнкүрешен hәм авылныӊ атаклы хәзрәтләрен чагылдырган почмак ясалды. Музейны ачуга Башкорт корылтаеныӊ башкарма комитеты әгъзалары чакырылган иде, hәркайсы кызыклы hәм эчтәлекле тема белән чыгыш ясады. Мәсәлән, Ә.С. Мәүликаева гәйнә башкортлары, аерым алганда, Түбәнавыл тарихы белән таныштырды. Наил Мөхетдин улы Габдушев Гәйнә ыруы баш-
кортларына багышланган шигырьләрен укыды.
hәр ел саен Бөек Җиӊү көнен бәйрәм итү алдыннан “Ничек яшисеӊ, ветеран?” девизы белән округ башкортлары корылтае әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераннарыныӊ өйләренә бара.
Июнь аенда Барда Җәмигъ мәчетендә “Мөхәммәтгата хәзрәт: хәтер hәм мирас” дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чара Гата хәзрәт Мансуровныӊ Султанай авылындагы каберенә hәм аныӊ хөрмәтенә бу авыл мәктәбендә оештырылган музейга барудан башланды. Җәмигъ мәчете бинасында Мөхәммәтгата хәзрәткә мемориаль такта куелды.
Безнеӊ иҗтимагый оешма әгъзалары ел саен Барда җыенын әзерләүдә hәм үткәрүдә актив катнаша. Башкорт тирмәсен бизибез, биредә курай, баян, кубыз көйләренә, халык җырлары hәм биюләре белән Башкортостаннан, төбәк, күрше авыллардан килгән бәйрәм кунакларын каршы алабыз. Аларны гәйнә башкортлары ризыклары, чәй hәм кымыз белән сыйлыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Барда округыныӊ гәйнә башкортлары эшчәнлеге югары бәяләнә. Бәйрәм сәхнәсендә Башкорт корылтае рәисе hәм әгъзалары Башкортостан Республикасы башлыгыныӊ, Бөтендөнья башкорт Корылтаеныӊ рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
— Округтан читтә уздырылган чараларда катнашасызмы?
— Әйе, әлбәттә. Апрель аенда Уфа шәhәрендәге Башкортостан Республикасы милли музеенда узган башкорт ырулары башлыкларыныӊ 1 съезды эшендә катнаштым. Пермь районыныӊ Кояново авылында Пермь крае Губернаторы администрациясе, Башкортостан Республикасы башлыгы грантлары фонды, Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы hәм Бөтендөнья башкорт Корылтае ярдәме белән “Ата-бабаларыбызныӊ данын саклыйк” темасына үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә катнаштык. Конференциядә чыгышым мәгърифәтче hәм меценат Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровка багышланды. Әнисә Сәлим кызы “Туктамыш Ижбулатов – Гәйнә волосте старшинасы” темасын яктыртты. Үз чыгышын ул “Туктамыш кайтты Бардага” шигыре белән тәмамлады. Конференциядән соӊ “Туган ягым моӊнары” башкорт мәдәнияте фестивале узды. “Нәфис сүз” номинациясендә Ә.С. Мәүликаева шигырь сөйләгән өчен бүләк алды.
Гомумән, безнеӊ иҗтимагый оешма башкорт халкыныӊ тарихи-мәдәни мирасын саклау буенча зур эш алып бара, кызганыч, ләкин барлык чаралар турында бер әӊгәмәдә сөйләп бетереп булмый.
— Марат Нәшәт улы, якын киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
— Төп чаралар, әлбәттә, Барда районыныӊ 100 еллыгына багышланачак. Әйтик, җирле шагыйрьләрне, язучыларны, композиторларны, рәссамнарны, Барда халык театры артистларын чакырып, “Гәйнә төбәгем” тематик кичәсен, шулай ук Уфа, Пермь шәhәрләре тарихчылары, җирле төбәгебезне өйрәнүчеләр катнашында фәнни-гамәли конференция үткәрүне, Җәмигъ мәчетендә Ислам музеен ачуны планлаштырабыз, бүген биредә әзерлек эшләре бара. Кыскасы, күп эш башкарылды, алда – тагын да күбрәк эшләр көтә.
— Әӊгәмә өчен рәхмәт, эшчәнлегегездә уӊышлар телибез!
Әӊгәмәне Индира Хаҗиева алып барды.