Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезне “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашкан гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу санда игътибарыгызга Төнгүк hәм Әрҗән территориаль бүлекләрендә яшәүчеләрне тәкъдим итәбез.

Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – округныӊ сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр hәм хокук саклау органнары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы күзәтүендә уздырылган бу конкурска авылларда да зур игътибар бирелә. Төнгүктә без иӊ элек ветеран оешмасы җитәкчесе Ф.М. Мукаева белән очраштык, бу җирлектә конкурска сан ягыннан иӊ күп хуҗалык тәкъдим ителгән. Ул безне оешма эшчәнлеге, “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” бәйгесендә катнашучылар белән таныштырды.

— Авылыбызныӊ иӊ актив ветеран пенсионерлары мәдәният йортында оештырылган барлык чараларда, мәчеттә, чишмә буйларында, зиратны чистартуда үткәрелгән өмәләрдә бик бердәм булып катнашабыз. Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, территориаль бүлек белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Үсеп килүче буында гореф-гадәтләргә, милли үзенчәлекләргә, тарихыбызга кызыксыну hәм хөрмәт тәрбиялибез. Украинада хәрби операциядәге авылдашларга кирәк-ярак, дару үләннәре h.б. әзерләп җибәрергә булыштык. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, Скандинавия йөреше белән шөгыльләнәбез, кышын чаӊгыда шуабыз. “Оста куллар”, “Тәмле тамак” түгәрәкләре бар, төрле күргәзмәләрдә катнашабыз, гомумән алганда эшчәнлегебез бик тыгыз безнеӊ. Былгы конкурска хезмәт сөючән, эшчән ветеран гаиләләләрен тәкъдим иттек, — диде Фирза Мәхмүт кызы.

Аклыш авылында күпләп кәбестә үстерүчеләр булуы билгеле, бу юлы без шундый хуҗалыкларныӊ берсендә булдык. Равил Сафый улы белән Рәзилә Нургали кызы Илкәевлар бакчачылык, яшелчәчелек белән нигезле шөгыльләнеп, яхшы табыш алуга ирешәләр.

Үсентеләр, уӊыш үстереп ярминкәләрдә, күрше Оса hәм Чернушка шәhәрләрендә сәүдә итәләр. Элек гаилә башлыгы Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкта бухгалтер, авыл Советында белгеч була, тормыш иптәше дә бухгалтер hөнәренә ия, саклык банкында эшләгән. Икесе дә хезмәт урыннарында үрнәк затлар булган. Хәзер дә тынгысыз җаннар алар, кышын Рәзилә апа кул эшләре тотарга вакыт таба икән.

— Кәбестә уҗымын якынча 10 меӊ төп чәчәбез. Быел 3500 төп утырттык, бу әле аз, элегрәк 14 меӊ төп тирәсе утырткан чаклар булды. Помидорлар да яхшы үсте, биек үсүче “Белый налив”, кыска “Агата”, “Вельможа” сортларына быелгы эссе җәй килеште. Карагатларыбыз 100 төпләп үсә, җыеп 45 меӊ сумлык саттык, — ди Рәзилә Илкәева.

Илкәевлар ике ул, бер кызга тормыш бүләк иткәннәр, инде аларныӊ үз гаиләләре, хәзер 7 оныклары, бер оныкчыклары бар. Кече уллары үзләре янәшәсендә генә яши.

Төнгүктән Рамазан Хөппул улы hәм Гөлниса Нәзир кызы Юнысовлар бер гаилә булып 41 яшиләр, 3 бала үстергәннәр.

Бу тырыш гаилә әгъзалары икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. “Тулы тормыш белән яшиләр, үрнәк, эшчән гаилә”, — диде алар турында Ф.М. Мукаева. Кече уллары хәзер Украинада махсус операциядә катнаша. Юнысовларныӊ хуҗалыклары зур: 2 сыер, 3 башмак, якынча 30 умарта бал кортлары, 10 тавыклары бар. Бакчаларында җимеш куаклары, терлекләргә азык чөгендере күп, виноград җимеше үсә.

— Сөт ризыкларын авылларда сатабыз, алучыларыбыз бар. 45 баш бройлер тавыклары үстердек. Бакчабыз зур, үзебезнеӊ техника белән эшкәртәбез. Балаларыбыз ярдәм итә, икебезнеӊ дә төп йорт урыннарына улларыбызга бергәләп йортлар салдык, — диде Гөлниса Нәзир кызы.

Югары Шлик авылыннан бәйгедә Сәфәргали Кәбир улы Исмакаев белән Розалия Нәкый кызы Илкәева катнашты, алар 28 ел бергә инде.

Яӊа йорт җиткерүләренә 26 ел тулган. Хуҗалыкларында 50 баштан күбрәк сарык асрыйлар, 100 умартадан артык бал кортлары, йомырка салучы тавыклары бар. Бал hәм умартачылык продукциясен сатуга тәкъдим итәләр. Розалия Нәкый кызы оста тегүче, улы Беренче Әрҗәндә, кызы Свердловск өлкәсендә яши.

Яӊа Казанка авылында безне Рифнур Хуҗан улы белән Хәмидә Әфләтун кызы Мусиннар каршы алды.

Рифнур Хузанович и Хамида Афлятуновна Мусины из Новой Казанки

Алар терлек карамыйлар, 5 баш умарта кортлары бар. Бакчаларында төрле яшелчә, җимешләр үстерелә, суганнары күп булган. Мусиннар 23 ел ерак Себер якларында эшләгәннәр, лаеклы ялга чыгу белән туган авылларына кайтып тора башлаганнар. Балалары үз гаиләләре белән шәhәрдә төпләнеп калган.

Флюр Шәрифулла улы hәм Гөлфизә Әсхәт кызы Исмәгыйловлар Күперле Башап авылында яшиләр.

Флюр Шарифуллович и Гульфиза Асхатовна Исмагиловы из Старого Ашапа

Моннан 4 ел элек яӊа йорт төзегәннәр, аӊа кадәр 32 ел Себердә гомер иткәннәр, икесе дә хезмәт ветераннары. Хуҗалык чәчәкләргә: төрле төстәге роза, гладиолус, георгин, гортензия, астра, петуния, аквилегия, лобелия, хризантемаларга күмелгән – бик күркәм! Башка бакчалардан аермалы буларак, биредә баклажаннар гөрләп үсә, ник бер чүп үләне булсын. Суганнары яхшы уӊган, сортларга аерып тартмаларга урнаштырылган. Җимеш куаклары: карлыган, кура җиләге, виктория җиләге күп утыртылган. Җәен 50 баштан артык бройлер тавыклары үстергәннәр. Урманнан иван-чәй үләне җыеп, ферментлаштырып эчәләр икән, сәламәтлек өчен бик файдалы ди. Хуҗаларныӊ икесенеӊ дә оста куллы булулары күренеп тора, ишек алдында, бакчада камил тәртип. Йорт эче искиткеч зәвык белән эшләнгән, стеналарда — картиналар. Хуҗабикәнеӊ энҗеләрдән ясаган төрле сувенирлары тирә-юньгә ямь өсти, аларныӊ ниндиләре генә юк, саны йөзгә якын икән. Кышын ротангтан үреп махсус савытлар ясаган ул, хәзер ишек алдында аларда матур гөлләр үсеп тора. Гөлфизә апа мәктәп елларында районныӊ танылган чаӊгычысы иде, яшьлегендәге кебек хәзер дә спорт hәм физкультура белән шөгыльләнә, соӊгы елларда ярышларда катнашып 4 медаль яулап алган.

— Безнеӊ дуслыгыбыз мәктәп елларыннан дәвам итә, 1978 елда танышкан идек. Үзем Югары Шлик авылында туып-үстем. Бергә гаилә коруыбызга киләсегә 40 ел тула, Алла боерса. Ике бала тәрбияләдек, 6 оныгыбыз бар, хәзер кызыбыз Пермьдә, улыбыз Муравленко шәhәрендә яши. Җәй айларында киявебез Айдар белән кызыбыз Гүзәл Аковлар авыл мәчетен төзүдә катнаштылар, ярдәм күрсәттеләр, — дип сөйләде Гөлфизә Әсхәт кызы.

Әрҗән территориаль бүлегендә без Рәмилә Габделбәр кызы Галина белән очраштык.

Рамиля Габдулбаровна Галина из 1-Краснояра.

Ул озак вакыт – 40 ел Оса шәhәрендә яшәгәннән соӊ, моннан 10 ел элек туган авылына кайтып нигез корган. Туып-үскән урыннар hәркем өчен бик кадерле шул. Йортны улы ярдәмендә яхшы итеп ремонтлаганнар. “Ишек алдына плиткәләрне үзем тездем, транспорт чарасын йөртәм. Лаеклы ялда булсам да, эшләвемне дәвам итәм”, — диде Рәмилә апа. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта төрледән-төрле яшелчә, җимеш куаклары hәм агачлары, чәчәкләр үстерелә. Быелгы коры җәйдә аларны тәрбияләп өлгерергә дә кирәк бит әле. Помидорлар теплица эчендә дә, урамда да яхшы уӊыш биргән. Кышка шактый кайнатма, салатлар әзерләнгән, бу хуҗаныӊ хәстәрчеллеген раслучы сыйфатлардан санала.

Җирлектә тагын Икенче Әрҗән авылындагы Равилә Хәсән кызы Атнабаева хуҗалыгын барып күрдек.

Равиля Хасановна Атнабаева из 2-Краснояра

Равилә Хәсән кызы 36 ел үзәк район больницасында эшләгән, ә тормыш иптәше янгын саклау бүлегендә хезмәт куйган. Алар да башкалардан калышмый, лаеклы ялда булсалар да, барысына да өлгерергә тырышалар, хуҗалыклары бик күркәм. Бу гаилә моннан 41 ел элек барлыкка килгән, алар

2 бала үстергәннәр, 5 оныклары бар. Хәзер кызлары Себердә, уллары авылда гомер итә.

Менә шундый хуҗалыкларда булдык без бу юлы, авыл җирлегендә тырышлыклары исәбенә тулы канлы тормыш алып бара алар. Яшь буынга хезмәт үрнәге булып торалар, акыллы киӊәшләре белән бүлешәләр. Шулай бер-береӊә ярдәмләшеп яшәгәндә тормышлар да яктырак, мәгънәлерәк кебек тоела.

Роза Гыйззәтуллина.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *