Тиздән мәктәпкә

Беренче эш итеп мәктәп формасын сатып алырга карар кылдык. Без сарафанда hәм чалбар белән жилеттан торган костюмда тукталдык, шундук бәйрәмгә hәм көн саен киеп йөрү өчен ак hәм зәӊгәр блузкалар да сатып алдык – барысы өчен 5100 сум акча бирдек. Аннан спорт костюмы кирәк иде. Кибетләрдә сайлау мөмкинлеге зур. Берничә өстенлеге өчен мамык җеп тукымадан тегелгән спорт костюмында тукталдык. Бер яктан мамык җеп тукымасы “сулый”, тәӊгә дә йомшак, икенче яктан нык, төсе бетүгә чыдам hәм җиӊел юыла. Костюм 1600 сумга төште. Шулай ук физкультура дәресләренә бриджи hәм футболка кирәк, алар тагын 800 сумга чыкты.

Канцелярия товарлары исемлеген күргәч, рюкзак сатып алу турында җитди уйландык, аны мәктәп укучысыныӊ иӊ мөhим әйбере дип саныйм. Танылган hәм инде үзен яхшы яктан тәкъдим иткән җитештерүчедә тукталдык. Сумканы сайлаганда иӊбаш каешыныӊ киӊлегенә hәм башка өстенлекләренә игътибар бирдек, булачак укучы өчен төсе дә мөhим иде. Алсу төсле рюкзак 4000 сумга төште. Кибеткә киләсе баруыбызныӊ сәбәбе — дәфтәрләр, карандашлар, ручкалар, фломастерлар, төсле кәгазь, картон, клей, кисточкалар сатып алу. Канцелярия исемлеге зур, барысын да санап тормыйм. Гомумән алганда, 2000 сумга сыештык.

Барысын да сатып алдык дип уйлап, сулыш алган гына идем, кызым: “Ә туфли?” — диде. Әлбәттә, аяк киеме дә кирәк. Берьюлы өч пар сатып алдык: физкультурага кроссовки, алмаш hәм бәйрәм аяк киеме. Акча янчыгы тагын 4200 сумга бушап калды.

Шулай итеп, уртача нәтиҗә ясыйк. Мәктәп формасы, спорт киемнәре, рюкзак, канцелярия товарлары hәм аяк киемнәре сатып алу гаилә бюджетына 17 700 сумга төште. Әлбәттә, югарыда китерелгән исемлек якынча hәм hәр ата-ана әйбер сайлаганда акча капчыгыныӊ калынлыгына карый. Ә безгә әле бантлар, аяк киеме өчен сумка, ак гольф, китап тышлыклары аласы бар. Малайга чыгымнар азрак булыр дип фаразлап була, аларга киемдәге кайбер аксессуарлар кирәк түгел. Ләкин, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, нәтиҗәдә, малай hәм кызларга сарыф ителгән сумма бер үк була, ә кайвакыт малайны мәктәпкә хәзерләү хәтта бераз кыйммәтрәк тә килеп чыга.

Август балалары булган гаиләләр өчен чыгымлы ай, кайберләрен бакчага, икенчеләрен мәктәпкә җыярга, өченчеләренә югары уку йорты яки колледж каршындагы тулай торакка урнашырга ярдәм итәргә кирәк. Август — балалар тормышында яӊа чор башлануга әзерлек тә. Аларныӊ үсүен, бер баскычтан икенче баскычка күчүен күзәтү бик күӊелле. Ә ак бантлар белән яӊа сумкаларны hәм дуслар белән очрашуларны бернинди финанс чыгымнары да алмаштыра алмый. hәр укучы белем алу юлында киләсе уку елында яӊа югарылыкларга hәм казанышларга ирешсен, аларныӊ хыяллары hәм планнары тормышка ашсын. Хәерле юл!

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *