Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык

Барда муниципаль округы территориясендә быел да “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсы уздырыла. Бәйгене оештыру hәм үткәрүне коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – район ветераннар советы алып бара. Оешманыӊ төп максатларыннан өлкән буын кешеләренеӊ гражданлык, социаль-икътисади, хезмәт, шәхси хокукларын hәм ирекләрен яклау, аларныӊ матди иминлеген, торак шартларын, сәүдә, көнкүреш, медицина hәм башка хезмәт күрсәтү төрләрен яхшырту санала. Шулай ук җәмгыятьтә югары әхлакый hәм рухи кыйммәтләрне раслауга, халыкныӊ милли мәдәниятләрен саклауга hәм баетуга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанга хезмәт итүдә иӊ яхшы традицияләрне тапшыруга ярдәм итүне өстәргә мөмкин.

Барда округы ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, совет әгъзалары — “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Н.Г. Исмәгыйлова hәм А.Н. Әлмәтова h.б. составындагы комиссия 15-22 август көннәрендә Федорки, Үдик, Шермейка, Печмень, Әрҗән, Төнгүк, Озын Ялан, Барда, Яӊавыл территориаль бүлекләренә караган авылларда хуҗалыкларны карады hәм бәяләде. Бу юлы 9 территориаль бүлектән барысы егермедән артык ветеран гаиләсе катнашырга теләк белдерде.

— Бу конкурс ветеран гаиләләр арасында 2006 елдан башлап үткәрелә, уӊай тәҗрибә белән уртаклашырга, үрнәк алырга, төбәгебездә иӊ яхшы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Хуҗалыклар берсеннән-берсе уӊган, булган, шәхси хуҗалыкларында терлекләр, кош-корт асрап, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче булдыклы гаиләләребез бик күп. Алар ярдәмче хуҗалыкларыннан табыш алып яшиләр, үзләре үрнәгендә авылдашларын, балалаларын, оныкларын тәрбиялиләр. “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашкан барлык гаиләләргә, территориаль бүлекләргә, авыллардагы ветераннар советларын җитәкләүчеләргә рәхмәт белдерәбез”, — диде коммерцияле булмаган район ветераннар советы рәисе Әнисә Шәрифхан кызы.

Чыннан да, туган җиребезне ямьләп яшәүче гаиләләр булуы шатлыклы күренеш. Ветеран гаиләләр яшьләргә үрнәк булып тора, ә өлкәннәрдә — акыл, сабырлык.

Федорки территориаль бүлеген конкурста 2 гаилә: Рауза Суфый кызы Мәхмүдова hәм Альмир Исмәгыйль улы белән Лилия Мәдәни кызы Сәйдәшевлар тәкъдим итте. Рауза Суфый кызы белгечлек алып туган авылында кассир, бухгалтер, ревизия комиссиясе рәисе булып эшләгән, соӊгы елларда китапханәче булган. Хәзер ул лаеклы ялда. Мәхмүдовлар 2 ул тәрбияләп үстергәннәр, инде алар үз гаиләләре белән Бардада яшиләр hәм эшлиләр. Кызганыч, Рауза апаныӊ ире безнеӊ арада түгел, 7 ел үзе генә гомер итә — Әмҗе hәм Мәйдан елгалары буендагы ямьле урында урнашкан хуҗалыгында үрдәк hәм тавыклар карый, барлык төр яшелчә hәм җимешләр үстерә. Уллары килеп эшләрендә ярдәмләшә. Ишек алды чиста итеп кистерелгән, төрле төстәге чәчәкләр әйләнә тирәгә матурлык өсти. Ул дин юлында, намаз укый, ураза тота, авыл мәчетенә йөри.

Лилия Сайдашева

Уймуж авылында яшәүче Сәйдәшевлар гаиләсенеӊ хуҗалыклары зур: сыер, үгез, бозау асрыйлар. Хәзер алар яӊа мунча эшләү белән мәшгуль. Бакчаларында кәбестә, суган, бәрәӊгеләре уӊган, җиләкләре күп. Альмир hәм Лилия Сәйдәшевлар кыз, ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алар Пермьдә, Кондратовода яшиләр, 3 оныклары бар. Авылда яшәп күркәм хуҗалык алып баруны раслап гомер итә бу гаилә.

Роза Гыйззәтуллина.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *