Агымдагы елда округ территориясендә алып барылган “Иң яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашкан гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы сүз Үдик, Барда, Печмень, Шермейка территориаль бүлекләренә караган авылларда яшәүчеләр хакында барыр.
Ветеран гаиләләрне бәяләү коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – район ветераннар советына йөкләнде. Бу вазыйфага оешма һәр елда зур җаваплылык белән иҗади якын килә, конкурста катнашырга теләк белдергән ветеран хуҗалыкларның торышын бәяли. Конкурсның максаты булып җәмгыятьтә өлкән кешенең социаль статусын саклау, мөмкин булган эшкә җәлеп итү һәм конкурста катнашу өчен бүләкләү; җирле үзидарә органнары, төбәкнең, округның иҗтимагый оешмалары тарафыннан ветеран гаиләләргә шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баруда игътибар һәм ярдәм күрсәтү; ветераннарның порблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларны хәл итү юлларын эзләү; Барда округында шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару тәҗрибәсен пропагандалау санала.

Үдик территориаль бүлегеннән бәйгедә 2 гаилә катнашты. Равил Мөхәммәтҗан улы һәм Нэлли Заһир кызы Тайчиннар бер гаилә булып 43 ел яшиләр икән. Нэлли ханым Октябрь районы Ишим авылында туып-үсеп, Оса педагогия училищесын тәмамлаган икән, безнең якларны үз күргән, мөлаем, кунакчыл хуҗабикә. Аларның бакчалары бик яхшы каралган, чүп үләннәре юк, җиләкләре мулдан үскән, төрле чәчәкләре күп. Үзләреннән арткан уңыш белән Оса шәһәренә барып сәүдә итәләр, бу сыйфат аларның уңганлыкларын күрсәтеп тора.
— Бик тырышлар, бал кортлары бар, бройлер тавыклары карыйлар. Мунча яфрагы бәйлиләр. Гаилә башлыгы 40 ел ветстанциядә эшләде. Балаларын тәрбияләп үстерделәр, 6 оныклары бар, — диде Тайчиннар турында Үдик авылы беренчел ветеран оешмасы рәисе Фәридә Варис кызы Галина.
Үдиктән тагын бер гаилә – Тюмисовлар белән дә таныштык.

Рафис Мәттин улы һәм Миләүшә Сабир кызы үз хуҗалыкларында йорт куяннары асрыйлар, 60 башка җиткән. Теләүчеләргә куян ите тәкъдим итәләр, тагын дүрт үгезләре дә бар. Бәрәңгеләре бик мул үскән, сабагы һаман ям-яшел, гомумән, бакчаларында күп төрле яшелчә һәм җимеш куаклары бар. Хуҗабикә кул эшләре тота икән, җылы оеклар бәйләп хәтта ерак Украинада хезмәт итүчеләргә да озаткан. Бу гаиләдә ике бала тәрбияләнгән, алар икесе дә туган авылларында яшиләр.
Бәйгедә катнашучы Сәйханә Сабир кызы Балтаева тормыш иптәше Валерий Васильевич Копытов белән Бакчавылда гомер кичерәләр, алар 20 ел бергә инде.

Сәйханә апа туган авылына моннан 13 ел элек кайтып төпләнгән, аңа кадәр Пермь шәһәрендә яшәгән. Ике кызы аңа 3 онык бүләк итеп куандырган. Йорт яны участогында бәрәңге, кишер, помидор, чөгендер, суган һәм башка яшелчәләрдән тыш фасоль һәм бөтнек кебек тәмләткеч үлән дә үстерелә. Сәйханә апа оста куллы икән, безгә ул үзе чиккән мендәр тышлары бизәкләрен, алмаз ысулы белән эшләнгән картиналар, төрле тукымалардан зәвык белән тегелгән карават япмаларын (покрывало) күрсәтте. Валерий Васильевич та аннан калышмый, йорт эчен бизәүдә үз өлешен керткән.
Печмень территориаль бүлегеннән дә булдыклы гаиләләр тәкъдим ителүенә шаһит булдык. Рамазан Гаптрәшит улы һәм Наилә Нәҗмегалим кызы Зөбәеровлар хуҗалыкларын капка алларыннан ук танып була, төрле чәчәкләр бик матур итеп үстерелгән. Капканы ачып хуҗалыкка керүгә… аһ итәсең! Үзеңне икенче бер дөньяга килеп кергәндәй тойдык, ничек кенә шундый гүзәллекне тудыра алганнар.

— Печменьдә 1982 елдан бирле яшибез. Ике бала тәрбияләдек, алар хәзер Пермьдә торалар. Тәрбиягә алып балалар карадык. Чәчәкләрдән тыш төрле яшелчә һәм җимешләр үстердек, кышкы әзерләп куйдык, 82 банка компот яптык. “Верлиока”, “Розовый гигант” сортлы помидорларыбыз бик уңды, соңгысының бер данәсе 1200 грамм авырлыкка җитте. Инде 15 еллап виноград үстерәбез, быел да яхшы уңыш алдык. Кура җиләгеннән 25 литр варенье кайнаттык, гаиләбез зур, ризыкка язсын, — ди уңган хуҗабикә. Ул Әмировка авылында туып-үскән.
Зөбәеровлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында тагын йорт тавыклары да асрыйлар. Хуҗалыкларында искиткеч тәртип һәм матурлык.
Бу бүлектән икенче гаилә — Күчтәнтидә яшәүче Данис Сабит улы һәм Ризания Хәбибрахман кызы Ягъфәровлар.

Аларның хуҗалыгы зур: бер сыер, өч үгез, 5 каз, 15 үрдәк, бройлер тавыклары бар. Үзләреннән артканын халыкка тәкъдим итәләр, алучылар шактый. Күчтәнти елгасы буендагы бакчада яшелчәләр яхшы үскән, җимеш куаклары бихисап. Кып-кызыл булып виктория җиләкләре пешеп тора. Хуҗабикә кул эшләре дә тотарга җитешә, җылы оек һәм бияләйләр бәйли икән. Ягъфәровлар 2 бала үстергәннәр, тагын тәрбиягә дә алганнар, бер оныклары бар.
— Без 37 ел бергә, Барда җыенда танышып кавыштык. Безгә авылда яшәве ошый. Туган авылымны яратам, бернинди шәһәргә дә алыштырмыйм, — диде гаилә башлыгы. Ул үзе нефтьче булган, Пермьдә юл төзелешендә катнашкан һәм авылда янгын сагында хезмәт иткән, ә тормыш иптәше мәктәп ашханәсендә эшләгән. Менә шулай туган төбәгебездә үрнәк булып гомер кичерәләр Ягъфәровлар.
Шермейка территориаль бүлегендә безне ветераннар советы рәисе Аполлинария Михайловна Черникова каршы алды, комиссия әгъзалары белән Черемухиннар гаиләсенә юл тоттык. Александр Егорович һәм Галина Леонидовна язмышларын бергә бәйләүгә 35 ел тулган.

Өч ул үстергәннәр, барысы да Пермь шәһәрендә яшиләр. Җәйгә яннарына 4 оныклары кунакка кайткан, бала-чага белән күңеллерәк тә!
— Хуҗалыгыбызда тана, бозау, куяннар, тавыклар карыйбыз, бал кортлары бар. Теләүчеләр бал белән куян итен бездән сатып ала. Хәзер терлекләргә печән әзерлибез, тормыш иптәшем шул сәбәпле өйдә юк, эшнең тыгыз чагы, — диде Галина Леонидовна.
Полина Михайловна да Черемухиннарны эшчән гаилә булуларын билгеләп, яхшы яктан гына сурәтләде. Ә оныкларының күплеге бездә соклану хисләре тудырды.
“Иң яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашучы һәр гаиләнең үзенчәлекле ягы бар, берсеннән-берсе уңган гаиләләрдә булып күңелләр шатлана. Шуңа да край дәрәҗәсендә Барда округыннан ел саен җиңүчеләребез була. Быел да насыйп итсен!
Роза Гыйззәтуллина. Автор фотолары.