Бер гасырлык иҗат юлы

Вековой юбилей Бардымского народного театра

Барда халык театрының 100 еллык юбилей тантанасы Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 13 ноябрьдә уздырылды. Тамашачылар чираттагы тапкыр җирле артистларыбыз чыгышларын карап куандылар. Әлеге вакыйга бардалыларның зәвыклы hәм мәдәниятле булуын раслаучы дәлил булып тора. Безнең театр бай тарихка ия, аның даны еракларга таралган — халык театры исемен йөртүе генә дә ни тора. Бер гасырлык иҗат юлы белән күп коллективлар мактана алмый шул. Крайда милли театр буларак, ул үз йөзен саклап hәм танытып яши. Шул ук вакытта Татарстан hәм Башкортостан тамашачылары

Подробнее

Теләк булганда…

Роза и Тахир занимаются животноводством

Эшлим дигән кешегә кайда да эш hәм тормыш итү өчен җай табарга була. Районның иң эчкәре авылларыннан берсе булган Шабаркада, эш урыннары юклыктан, башлыча өлкәннәр генә торып калгандыр дип уйларга мөмкин. Баксаң, биредә әле яшьләр бар hәм алар авылда тормыш учагын сүрелдермичә саклыйлар икән. Шундый тырыш, булдыклы затлардан Шермейка җирлеге администрациясендә иң әүвәл Роза Овчинникова hәм Таhир Минкин исемнәрен атыйлар. Бу ике яшь кеше, гаилә корып, балалар үстереп, авылда матур гына тормыш итә hәм шабаркалыларның азык-төлек мәсьәләсен хәл итүгә өлеш

Подробнее

Данлыклы юл

Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара 9 ноябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Быелгы чара шуның белән истәлекле, 2018 елда Рәсәй полициясенә 300 ел тулды. Моннан өч гасыр элек Петр I тарафыннан төзелеп, бу служба мактаулы hәм данлыклы юл үтте. Чара hәр елдагыча дәүләт гимныннан башланды. Залда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар урын алган. Әнә Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Пермь крае буенча начальнигы, полиция генерал-майоры Михаил Ильич Давыдов видеокотлавы яңгырый. Бу чыгышта хезмәткәрләргә

Подробнее

Комсомол – минем язмышым

Яшьләр берлеге сафларында хезмәт, сәяси-иҗтимагый, әхлакый тәрбия hәм чыныгу алып, яшьлек ялкынын бөтен гомерләре дәвамында сүндермичә рухланып яшәүчеләр 7 ноябрьдә Бардада комсомолның 100 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Мәдәният hәм ял үзәге залы бу көнне төрле елларда ВЛКСМның район, колхозлар, предприятие hәм учреждениеләр комитетларын җитәкләгән затлар, активистлар, “Комсомол – минем язмышым“ дип, яшьлек еллары хатирәләрен иң якты истәлек итеп саклаучылар белән тулы иде. Йөзләр балкыган, күңелләрдә — бәйрәм шатлыгы. Үзара котлаулар, яңарган истәлекләр… Әйе, шундый оешма бар иде, тормышны яңарту hәм

Подробнее

Балаларны туган тел hәм милли мәдәният мохитендә тәрбияләү

Коллектив учителей гимназии 2018

Бала мәктәптә үз тормышының яртысын булмаса да, өчтән берен үткәрә, шуңа күрә hәр мәктәп коллективы уку учреждениесен балалар өчен икенче йортка әверелдерергә омтыла. Бу йортка аерым атмосфера, укучыларның сәләтләрен үстерү өчен уңайлы белем бирү хас. Быел менә шундый йортка – Барда гимназиясенә 25 ел тула. Районда гимназия булдыру идеясе район мәгариф бүлеге халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычын куйган 90нчы еллар башында барлыкка килә. Бу мәсьәләне хәл итү буенча район администрациясе башлыгының урынбасары С.Н. Назин, мәгариф бүлеге мөдире Н.Г. Бакунов hәм

Подробнее

Крайның башкорт чибәре

27 октябрьдә Пермь районының Кояново авылында “Башкорт кызы – 2018” матурлык hәм сәләт региональ конкурсы узды. Безнең район данын Зөhрә Газизова яклады. Бу конкурс Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае башкортларының “Корылтай” региональ җәмәгать оешмасы, “Дуслык” мәдәни-ял үзәге hәм Пермь районының мәдәният идарәсе ярдәмендә узды. Үз территорияләрен тәкъдим итеп конкурста катнашкан алты кыз арасында безнең якташыбыз иң яхшысы булды. Ул беренче дәрәҗәдәге дипломга, кыйммәтле бүләккә hәм Пермь крае данын Башкортостан Республикасында узачак регионара конкурста яклау хокукына лаек булды. Зөhрәнең сүзләренчә,

Подробнее

Мәктәп тарихында истәлекле вакыйга

  Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсе төрле концертлар, тантаналар, юбилейлар шаhите. Ә октябрь аеның соңгы көнендә биредә язмышлары коррекция мәктәбе белән бәйләнгән затлар котлаулар кабул итте. Быел аңа 55 ел тулды. Учреждениенең ярты гасырдан күбрәк тарихында аның белән тугыз директор җитәкчелек иткән. Мәктәп 1963 елда Әсхәт Зимасов җитәкчелегендә ачыла, аннан ул эстафетаны hәдия Шәфиевага тапшыра, бүген мәктәп директоры вазыйфасында Нәфисә Биктимирова эшли. Котлауларны район башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева башлап җибәрде. Ул педагогларга, ветераннарга, укучыларга, барлык мәктәп коллективына сүнмәс

Подробнее

Өметләндек hәм көттек…

“Мемориал” – халыкара тарихи-агарту, хәйрия hәм хокук саклаучы оешма. Илебезнең иң зур иҗтимагый оешмаларының берсе. Аның филиаллары чит илләрдә: Франциядә, Италиядә, Германиядә, Белоруссиядә дә бар. Кама буенда оешма совет дәүләте елларында сәяси репрессияләр тарихын өйрәнү буенча эш алып бара. Моның белән ул дәүләт терроры чорында зыян күргәннәрнең истәлеген саклый. “Мемориал” җәмгыятенең Пермь край бүлеге хезмәткәре Иван Васильев чыгышын оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләү белән башлады. Алар акцияләр, чаралар, күргәзмәләр, концертлар, фикер алышулар, Пермьдә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә митинг оештыра,

Подробнее

Мин — иҗат кешесе

Динара Фахриева: «Я - человек творческий»

Бер интервьюсында “Күңел халәтең буенча син күбрәк җырчымы яисә алып баручымы?“ дигән сорауга Динара Фәхриева: — Мин — иҗат кешесе. Кайвакыт җырлыйсы килә, кайчак халык белән аралашу кирәк, ә кайвакыт үземне язучы итеп тоям, — дип җавап биргән иде. Бу сүзләр, дөрестән дә, Динараның бөтен асылын ача төсле. Аны бала чагыннан ук белгән hәм иҗади үсеше белән хәбәрдар булган хәлдә моны ышаныч белән әйтә алам. Ул – Барда районы Байавыл кызы. Туган авылы мәктәбендә төп белем ала, иҗаты да тәүдә

Подробнее

Горурлыгым, йөз аклыгым минем!

XX гасыр башында 1897 елгы беренче Бөтенрәсәй гомуми халык санын исәпләү мәгълүматлары буенча Пермь губерниясе халкының тик 19,2 проценты гына грамоталы булган. Хәзерге Барда районы Оса өязе территориясенә кергән. Биредә 1886 татар hәм 4490 башкорт яшәгән, алар арасында рус телендә укырга hәм язарга тик 21 кеше генә, ә туган телләрендә 576 кеше белгән. Моны өяздә дәүләт белем бирү учреждениеләре – башлангыч халык училищелары hәм аларда укучылар аз булуы белән аңлатырга була. Ләкин укытуның традицион учаклары күбрәк таралганын hәм популяр булуын

Подробнее