Бердәм хезмәт нәтиҗәсе
БЕРЕНЧЕ эш итеп, безне бүгенге экскурсовод Тамара Анатольевна үзләренеӊ уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылды. Җирлек бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар акбур белән буяуларга hәм пумалаларга җитте. Авылныӊ актив кешеләре, җиӊ сызганып, берничә көн эчендә матурлык тудырдылар. Безнеӊ авылдан 55 кеше фронтка киткән, шуларныӊ 45е әйләнеп кайтмаган. Кызганычка каршы, бүген безнеӊ бер генә ветераныбыз да, тол калган хатыннарыбыз да юк, сугыш чоры балалары гына калды. Узган ел үзсалым кысаларында шунда ук янәшәдә балалар