Гәйнә ансамбле – лауреат
13 hәм 14 октябрьдә “Губерния” Пермь халык иҗаты йортында “Җырлаучы Кама буе” халык хорлары, җыр, бию ансамбльләре hәм халык җыры вокаль ансамбльләре край конкурсы үтте. Конкурс край Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, гадәттәгечә, өч елга бер үткәрелә. Аның максаты – үзешчән музыка иҗатын пропагандалау, край җыр-музыка фольклорының иң яхшы үрнәкләрен hәм халык-хор жанрын үстерүгә ярдәм итү, бу юнәлештә әйдәп баручы коллективларга игътибар юнәлтү hәм үзешчән коллективларның башкару осталыгын, иҗади потенциалын арттыру. Чарада крайның 20 территориясеннән 37 үзенчәлекле иҗади коллектив катнашты. Алар “Халык








