Мәлихан әбигә — 105 яшь
Әйе, Барда районында 105 яшь чиген узып яшәүче дә бар. Минне-Мәлихан Минимулла кызы Абдуловага 5 декабрь көнне 105 яшь тулды! Билгеле ки, Мәлихан апаны районның иң олы кешесе дияргә була. Юбилярны котларга җәмәгать оешмалары вәкилләре: район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, Пенсия Фонды идарәсенең Барда бүлеге начальнигы Ә.М. Куштанова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Э.Г. Тюмисова h.б. килделәр. Минне-Мәлихан Минимулла кызына озын гомер кичерергә язган була. Бардабаш авылында хәлле, бай









