Педагоглар хөрмәтләнде

Момент поздравления С.А. Юсупкуловой - кавалера ордена Дружбы народов

Момент поздравления С.А. Юсупкуловой — кавалера ордена Дружбы народов Мәгариф хезмәткәрләрен hөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы гадәттәгечә 5 октябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Педагогик хезмәт ветераннары, укытучы hәм тәрбиячеләр җылы эчтәлекле котлауларга, чәчәк бәйләмнәренә лаек булды. Тантана “Нурлы“ хореграфия коллективы чыгышы белән башланды. Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева мәгариф хезмәткәрләре башкарган эшнең югары урынын билгеләде. — Сез hәр көн балаларга белем hәм акыл бирәсез, үсеп килүче буынны тәрбиялисез. Намуслы хезмәтегез белән район hәм край үсешенә

Подробнее

Еллар узганын сизмичә

Прошедших лет не замечая

Халыкара өлкәннәр көнендә, ягъни 1 октябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә зур чара уздырылды. Район мәдәният идарәсе, сугыш hәм хезмәт ветераннары советы “Актив буын – яңа мөмкинлекләр“ социаль проекты кысаларында ветераннар арасында үзешчән халык hәм декоратив-кулланма иҗат фестиваль-конкурсы үткәрде. Мәдәният hәм ял үзәге бу көнне шаулап-гөрләп торды. Районның төрле авылларыннан килгән коллективлар үзләренең осталыкларын тамашачыга тәкъдим итте. Ә без исә чираттагы тапкыр рухи ял алдык hәм җирле талантларыбыз өчен горурлану хисләре тойдык. Табигатьтә күзәтелгән муллык чорының гадәти бер көнендә без

Подробнее

hәр ир-егетнең гражданлык бурычы

Долг каждого мужчины

Хәзерге вакытта 18дән 27 яшькә кадәр ир-егетләр медицина hәм чакыру комиссияләрен уза, алар тәмамлануга районыбыздан 60ка якын сайлап алынган егетләр төрле гаскәрләр сафын тулыландырачак. Чакырылыш бүлеге начальнигы В.Е. Богданов сүзләренчә, бүген хәрби частьләргә автослесарь, тракторчы, бульдозерчы, пешекче белгечлекләренә ия булган егетләр таләп ителә, бигрәк тә “С” категорияле машина йөртүчеләр җитми, программистларга ихтыяҗ зур. Үзәк хәрби округы командалыгы таләбе буенча гаскәрләргә юнәлдерелгән армия сафларына чакырылучыларның 20-30 проценты югары белемле булырга, барысы да ОБЖ дәресе кысаларында хәрби хезмәт нигезләре курсын узарга тиеш.

Подробнее

Якташыбыз дөнья чемпионатында

Фанис - на чемпионате мира

28нән 30 сентябрьгә кадәр Екатеринбург шәhәрендә үз эченә культуризм, фитнес-бикини, пауэрлифтинг, армрестлинг, мас-рестлинг, көч экстримы, яткан килеш штанга күтәрү, джиу-джитсу, самбо, кул сугышы hәм башкаларны алган “Алтын тигр – XII” көч спорт төрләренең Европада hәм Рәсәйдә иң зур халыкара традицион фестивале узды. Катнашучыларның географиясе бик киң — бу Израиль, Кытай, Вьетнам, Франция, якын чит илләре иде. Барысы 3443 спортчы килде, алар арасында якташыбыз, Тауавылда туган, спорт мастеры Фәнис Мингали улы Матюшев та бар иде. Бардалылар аны “Батыр” тренажер залы инструкторы

Подробнее

Афиша культурных мероприятий на октябрь 2018

Афиша культурно-массовых мероприятий в селе Барда

Мероприятие Дата проведения Время Место проведения Фотовыставка «Моя дорогая бабушка», посвященная Дню пожилых людей 1– 15 октября   Районный краеведческий музей Выставка Октябрьская революция – веха мировой истории. 1 – 31 октября   Районный краеведческий музей «Они были первыми в нашем районе» — музейный урок и выставка, посвященные к 100–летию ВЛКСМ 1 – 31 октября   Районный краеведческий музей «Посвящение в читатели»: театрализованный праздник 8-12 октября 11.00 Детская библиотека Прием граждан юристом госюрбюро С.В. Каракуловым 9 октября 10.00-13.00 Центральная библиотека

Подробнее

Хәрби хезмәткә хәзер булырга

Гонка Героев: Быть готовым к военной службе

21 сентябрьдә “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә Барда муниципаль районы край политехник колледжы студентлары hәм мәктәп укучылары арасында 2018 елгы көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) хәрби-практик спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Шунда ук барлык гаскәрләр өчен гомуми (гомумгаскәри) каршылыклар полосасын ачу да билгеләнгән иде. “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “ЛУКОЙЛ“ ОООсы игьлан иткән XVII социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) проекты белән катнашып җиңү яулады. Бу проект хәрби хезмәткә

Подробнее

Татарстанда районнан 41 укучы ял иткән

Алина, Юлия, Алсу

Быелгы җәйдә Татарстан Республикасының шәhәр яны сәламәтләндерү hәм палаткалы лагерьларда районнан 41 укучы ял иткән. Аларның күбесе крайдан тыш лагерьларда ял итү мөмкинлегенә сөенгәннәр. Алар үз кичерешләре белән конференциядә дә бүлештеләр. Алина Илкәева, Барда гимназиясенең 9 класс укучысы: — Без, районыбыздан 11 укучы, Татарстанның Актаныш авылында урнашкан “Бүләк” лагеренда булдык. Сменабыз татар халкы тарихына багышланган иде. Лагерьда көннәр бик бай эчтәлекле булды. Без дәресләрдә фәлсәфәләр кордык, дизайнга, фото төшерергә, җырларга, биергә өйрәндек, hәрберебез гарәп хәрефләрен язарга өйрәндек. Төшке аштан соң

Подробнее

Якты йорт, ныклы нигез

Семья Яхиных: Светлый дом, крепкая основа

— Барда елгасы аша күперне чыгып, ферма ягына таба барасыз, Сигезенче март урамына кергәч ерак калмый, йорт күренеп тора, янәшәсендә тракторлар утыра… Озын Яланда Яхиннар йортын шушы мәгълүматлар буенча табарга кирәк булды. Бара торгач, безнең игътибарны урамның сул ягында балкып утырган якты йорт җәлеп итте, трактор-фәлән барлыгын карап тормадык, шушы йорт булырга тиеш дип, капкадан кереп, ишек алдына атладык. Беренче карашка ук монда чын хуҗалар яшәве ачык аңлашыла: барысы да яхшылап каралган-тәрбияләнгән, hәркайда тәртип, терлекләр абзары hәм аның янәшәсендәге мәйданчык

Подробнее

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Соңгы елларда авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә бара. Район администрациясе инфраструктураны үстерү буенча hәр яңалыкны hәм мөмкинлекне нәтиҗәле файдалануга әhәмият бирә. Пермь крае хөкүмәте үткәрүче инициативалы бюджетлаштыру проекты кысаларында быел районда шактый эш башкарылды. Барданың Пушкин урамында суүткәргечкә агымдагы ремонт ясалу hәм тротуар салыну, Бөреҗле авылы урамнарында су белән тәэмин итү челтәренә агымдагы ремонт ясалу — шул программаның уңышлы эшләвен күрсәтә. 14 сентябрьдә бу объектларны ачу тантаналары булды, алар инициативалыбюджетлаштыру проектларын сайлап алу комиссиясе әгъзасы — 23 санла округ буенча край

Подробнее

Балачагыма кайттым әле

Встреча детей ”Мэчет топ“ (Диля Мунасипова (Адилова)

Бу дөньяда үзенең матур яшьлеген, бәхетле балачагын сагынмаган кеше юктыр. Кем генә яшьлек дуслары, бергә уйнап үскән күрше егете, күрше кызы белән бер күрешеп, сөйләшеп, үткәннәрен искә төшерергә хыялланмый. Безнең “мәчет төп“ балаларының бу зур хыялы тормышка ашты. Сараш авылының уртасында бик күп еллар элек матур мәчет булган. Бу мәчет калку урында, биек топольләр арасында урнашкан. Безнең картәтиләребез, картәниләребез шушы жирдә гомер иткәннәр. Аларга алмашка балалары — безнең әти-әниләребез килгән. Тумыштан бер-берләрен белгән, бергә уйнап үскән, мәктәптә укып, гаиләләр корып

Подробнее