Ир-егетләр кайтыр хезмәт иткәч
15 ноябрьдә Барда районы хәрби комиссариаты бүлегеннән биш солдат хәрби хезмәткә озатылды. Таныптан Артур Нурмөхәмәтов, Түбәнавылдан Алмаз Илкәев, Байавылдан Рөстәм Коняков, Сараштан Рамазан Пашкин hәм Артем Смирнов край җыелу пунктына җибәрелделәр, алар анда хәрби часть вәкилләре килгәнче булачаклар. Бүлек начальнигы Андрей Богородский егетләрне инструкцияләде, тиешле кагыйдәләрне искәртте: “Край җыелу пунктында оешкан төстә медицина комиссиясе үтәсез, соңрак гомуми тезелү була. Сезгә шунда ук форма бирәчәкләр. Күпмедер үзегез белән акчагыз, шулай ук кәрәзле телефоныгыз булу рөхсәт ителә. Уңышлы хезмәт итүегезне телим. Командирларны








