Авыл яшәсә — ил яши
Выступает заместитель министра сельского хозяйства Пермского края Ж.А. Перевойко, рядом — Ф. Галимов и Х. Фарвазетдинов. Пермь крае татар авыллары беренче икътисади форумында бу фикер күпчелек чыгышларда яңгырады. Дөрестән дә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүчеләр hәм авылның бүгенге социаль-икътисади эчтәлеген билгеләүчеләрнең тормышта тоткан урыны шушы фикергә нигезләнүе бәхәс тудыра торган түгел. Хуҗалык итүчеләр, икътисад турында кайгыртучылар булганда авыл киләчәккә карап яши. Форум край губернаторы администрациясе, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Кунгур районы администрациясе ярдәме белән Тор авылында уздырылды. Программа шулай корылган иде









