Иҗат hәм илhам дөньясы

 
2003 елныМир творчества и вдохновения« сентябрендә, мин Барда музыка мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә, үземне кечкенә музыкантларга белем бирүче әкияти музыка иленә эләккән сыман тойдым. Музыка мәктәбе директоры Айсылу Нәҗмулла кызы Әлмәтова мине якты йөз белән каршы алды, сәнгать-графика бүлеге преподавателе сыйфатында чакыруын әйтте hәм дәресләр үтәчәк классны күрсәтте. Шулай итеп мин, Гөлнар Галимҗан кызы Рахмангулова – 4 санлы балалар бакчасының ИЗО эшчәнлеге буенча тәрбиячесе, сәнгать-графика бүлегенең беренче преподавателе булдым. Айсылу Нәҗмулла кызы күрсәткән класста сольфеджио hәм музыка грамотасы буенча занятиеләр үткәрелә иде. Бер уку елы без укучылар белән биредә шөгыльләндек. Кайчакта безнең дәресләр туры килә иде hәм без туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залында шөгыльләнергә мәҗбүр булдык. Сәнгать дисциплиналары занятиеләре өчен шартлар булмады, hәм мәктәп администрациясе алдына башка бинага күчү мәсьәләсе килеп басты. 2004 елның ноябрендә сәнгать мәктәбе зур ике катлы бинага күчте, ул бүгенге көнгә кадәр үз эшчәнлеген шунда алып бара.
Зур бинага күчү белән сәнгать класслары мольберт, җиләк-җимеш hәм яшелчә муляжлары, гипс гәүдәләр, орнамент hәм портретлары белән җиhазландырылды, методик әдәбият сатып алынды. Укучыларга сәнгать-графика бүлегендә уку кызыклырак була барды, укырга керүчеләр елдан-ел артты. Сәнгать дисциплинасы преподавательләре кирәк иде.
2006 елдан 2012 елга кадәр бүлектә үз предметын тирәнтен белүче, тәҗрибәле педагог Мөhимә Касим кызы Туктамышева укытты, ул безгә Яр Чаллы сәнгать мәктәбеннән зур хезмәт стажы белән кайтты. 2007-2011 елларда профессионал педагог, үз эшенең остасы Эльза Иксан кызы Илкәева эшләде.
2008 елда Айсылу Нәҗмулла кызы инициативасы буенча Карман авылында сәнгать-графика бүлегенең филиалы ачыла, hәм биредә Зәлфирә Төхвәт кызы Маматова укыта башлый. 2011-2012 уку елында биш укучы укуларын уңышлы тәмамлый.
2013 елда безнең коллективка мәктәпнең сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган Гүзәл Салават кызы Кәримова кайта, ул 4 санлы Пермь педагогия колледжының рәсем сәнгате бүлеген тәмамлый.
Хәзерге вакытта балаларны рәсем сәнгатенә Гүзәл Салават кызы Кәримова, Зәлфирә Төхвәт кызы Маматова, Гөлфинә Хәмзә кызы Тастимуллина hәм Гөлнар Галимҗан кызы Рахмангулова якынайталар.
Бүлек 13 ел эшләү дәверендә укучылар район дәрәҗәсеннән алып халыкара дәрәҗәгә кадәр күп кенә балалар сәнгать иҗаты күргәзмәләрендә hәм конкурсларында катнаштылар, төрле дипломнар hәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
2006 елда безнең мәктәптә беренче тапкыр “Тылсымлы палитра“ яшь рәссамнар конкурсы үтте hәм традициягә әверелде, 2010 елдан ул муниципальара дәрәҗәдә үткәрелә, анда көньяк куст районнары мәктәп hәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнаша. Конкурс кысаларында балалар сәнгать мәктәбе преподавательләре hәм урта белем бирү рәсем укытучылары өчен төрле темаларга семинар-практикумнар, мастер-класслар системалы үткәрелә.
2015 елның апрелендә сәнгать мәктәбендә беренче тапкыр рәссам-якташыбыз, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, күп санлы халыкара арт-проектларны оештыручы hәм катнашучы Хәмзә Мәүлихан улы Шәрипов белән очрашу үтте. Рәссам белән очрашу традициягә әверелде. Хәмзә Мәүлихан улы шулай ук сәнгать-графика бүлеге укучылары өчен “Кәгазьдән интарсия“, “Орнамент“ темасына мастер-класслар үткәрә.
Шул ук елның апрелендә сәнгать мәктәбе базасында “Росток“ край сәнгать белеме үзәге сәнгать фотографияләре hәм рәсем сәнгате эшләренең беренче край балалар күчмә күргәзмәсе оештырылды. Экспозициядә “Арт шәhәр“, “Яңа исемнәр“, “Язгы палитра“ балалар сәнгать иҗаты край күргәзмәләреннән 50 дән күбрәк иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. “Тылсымлы палитра“ конкурсы кысаларында “Росток“ край сәнгать белеме үзәге сәнгать фотографияләре hәм рәсем сәнгате эшләренең икенче край балалар күчмә күргәзмәсе оештырылды.
Хәзерге вакытта сәнгать бүлеге – мәктәпнең сан составы буенча да, бердәм иҗади проектларда – концертлар hәм мәктәп фойесын бизәү, күргәзмәләр, конкурслар h.б. оештыруда таләп ителү буенча да аерылгысыз бер өлеше булып тора.
Гөлнар РАХМАНГУЛОВА,
сәнгать-графика бүлеге мөдире, преподаватель.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *