Егерме ел сәхнәдә
16 ДЕКАБРЬДэ Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә гимназиянең «Көмеш кыңгыраулар» вокаль ансамбленең юбилей концерты үтте. Күпләр яраткан коллективның 20 еллыгына кунаклар күп килгән иде. Концерт ансамбльнең бөтен коллективы катнашында, башлангыч класслардан алып өлкән класс укучыларына кадәр, матур чыгыштан башланды. Шунысы аеруча сөенечле, «Көмеш кыңгыраулар»ның алыштыргысыз җитәкчесе Гүзәлия Газизулла кызы Хәлилова концертка шулкадәр күп яшь артистларны җыеп, әзерли алган. Аның сүзләре буенча, ансамбльдә гимназиянең барлык яшьтәге 100 гә якын укучысы шөгыльләнә. «Көмеш кыңгыраулар»ның һәр чыгышы матур, истә калырлык булды. Коллективның,









