Беренче хатын-кыз галим
Тарихны белмәү нәтиҗәсеме, әллә игътибарсызлыкмы, — районнан чыккан галим затлар турында сүз алып барганда хаксыз рәвештә исемнәре онытылып калучылар була. Ә менә Дания Мирhаҗ кызы Сарманаева турында бервакыт та истән чыгарырга кирәкми, чөнки ул – безнең районның беренче хатын-кыз галиме, филология фәннәре кандидаты, татар теле белгече, доцент була, Казан hәм Оренбург педагогия институтларында укыта. Бөтен тормышын туган телне өйрәнүгә, аны пропагандалауга багышлый, җирле сөйләм диалектын өйрәнү буенча да зур хезмәт куя. Кызганыч, гомере генә кыска була… Дания МирhаҖевна – искиткеч









