Киләчәккә өмет белән
Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына нәтиҗә ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Хәер, бу тынгысыз тармакта эш беркайчан да тукталмый – алда шулай ук катлаулы hәм җаваплылардан саналган кышлату чоры көтә. 2017 елда уңыш җыю, терлек азыгы әзерләү, терлекләрне җәйге көтү чорында тоту буенча ярышта җиңүче булып “Искир“ ОООсы (директоры Н.И. Лушников) танылды. Без хуҗалыкның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашып эш барышы турында сөйләштек. “Искир“ ОООсы районның зур хуҗалыкларыннан санала. Хәзерге вакытта биредә барысы 818 баш терлек, шул исәптән 300 баш савым сыеры







