Балачак илендә — юбилей

50-летний юбилей детского сада "Радуга"
Балалар бакчасы юбилее – ул күп буыннарны берләштерүче, аеруча дулкынландыргыч бәйрәм. Узган җомгада Төнгүк “Салават күпере“ балалар бакчасы үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте. Истәлекле тантана уңаеннан авыл мәдәният йортында учреждение хезмәткәрләре, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр hәм чыгарылыш балалары, авыл халкы hәм төрле яклардан килгән кунаклар җыелды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе беренче тапкыр ерак 1967 елда балалар өчен үз ишекләрен ача. Озак еллар эшләү дәверендә җитәкчеләр, балаларның берничә буыны алмашынды. Әмма бернәрсә үзгәрешсез калды – хезмәткәрләрнең бердәмлеге hәм югары квалификациясе, шулай ук балаларга карата зур мәхәббәт. Быел балалар бакчасы тагын бер дата билгеләп үтә, аның яңа бинага күчүенә 30 ел булды. Бүген мәктәпкәчә учреждениенең ике группасына 50 бала йөри, ярты гасыр эчендә якынча 500 бала биредә мәктәп программасын уңышлы үзләштерүгә әзерлек үтте. Бүген аларның күбесе үз бакчасына балаларын hәм хәтта оныкларын йөртә.
Бәйрәм тантанасы бик күңелле hәм җылы үтте. Сабыйлар hәм аларның тәрбиячеләре әзерләгән матур концерт номерлары котлаулар белән үрелеп барды. Учреждение коллективы адресына үзенең җылы теләкләрен район администрациясе эшләре белән идарә итүче Р.Р.Мукаев, Төнгүк авыл поселениесе башлыгы Р.Р.Илкәев, район Земство Җыелышы депутаты Т.М.Мукаева, район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә.Тляшев, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихның җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева h.б. белдерделәр.
— Әгәр авылда балалар бакчасы hәм мәктәп бар икән – димәк, аның киләчәге бар. Иртә белән сабыйларның бакчага ашыгуын күрү сөенечле. Бу якты, елмаюлы йөзләргә карап, балаларга биредә яхшы hәм уңайлы булуы аңлашыла, — диделәр чыгыш ясаучылар hәм балалар бакчасына тынычлык hәм үсеш, аның хезмәткәрләренә — сабырлык hәм педагогик уңышлар теләделәр.
Рафис Рәмис улы район администрациясе hәм башлыгы исеменнән хезмәт коллективына, аның хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Район Земство Җыелышы депутаты Т.М.Мукаева РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин, 23 санлы округ буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты
Г.А.Ткаченко, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов hәм депутатлар исеменнән котлау hәм рәхмәт хатлары укыды hәм тапшырды. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихның җәмәгать кабул итү җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева Валерий Александрович исеменнән балалар бакчасына зур конструктор бүләк итте. Бәйрәмнең башка кунаклары да искиткеч бүләкләр тапшырдылар.
Сәхнәгә балалар бакчасының элекке хезмәткәрләре hәм аның үсешенә өлеш керткән кешеләр дә чакырылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең беренче эш елларын беренче мөдире Р.М.Сарманова җылы искә алды. “Тик халыкның, ата-аналарның бердәм тырышлыгы белән без кыска срокларда балалар бакчасын ача алдык. Биредә эшләгән еллар минем өчен тәҗрибә мәктәбе булды“, — дип билгеләде Резидә Мәлик кызы. Үз истәлекләре белән районның почетлы гражданины, М.Җәлил исемендәге элекке колхоз рәисе Рәфкать Гарифулла улы Кучукбаев та уртаклашты. Нәкъ менә колхоз көче белән 1987 елда балалар бакчасының яңа бинасы төзелде.
Бакча балалары, үз чиратында, кунаклар өчен матур концерт әзерләгән иде – дәртле биеделәр hәм җырладылар, инструментларда уйнадылар. Рәхмәт сүзләре, бүләкләр, балалар hәм ата-аналар елмаюы – тантана сәбәпчеләре искиткеч атмосфера оештыруга ирештеләр. Бәйрәм күрсәткәнчә, балалар бакчасы авылга hәм районга тагын күп кенә лаеклы тәрбияләнүчеләр бүләк итәчәк.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *