Сабыйларга күңелен биреп

Семья Хасановых: частичку сердца - детям
Гәүhәрия Хәмит кызы hәм Фаил Муллаәхмәт улы Хәсәновлар 1996 елдан опекун гаилә, ә 2004 елдан – тәрбиягә балалар алган гаилә булдылар. Бүген Хәсәновлар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә, 11 бала тәрбияләп чыгардылар, алар тормышта үз урыннарын тапты: кемдер инде эшли, ә кемдер белем ала.
Чын нык гаиләнең төп асылы – ул инде бусагадан атлап керү белән сизелүче, сүз белән аңлатып бирә алмаслык уңайлылык hәм җылылык. Нәкъ менә бу атмосфераны Хәсәновларга килгән hәркем тоя.
Хәсәновлар гаиләсе үз йортында яши, анда балаларның уңайлы яшәве өчен барлык шартлар тудырылган, кирәкле мебель hәм көнкүреш техника бар. Ата-ана hәр бала өчен зәвык белән шәхси урын оештырган. Аларның йорты чисталыктан, яратучы әни-әти киң күңеллегеннән нур чәчә. hәр гаилә әгъзасының үз кулы белән булдырылган уңайлылык сокландыра.
Бу еллар эчендә Гәүhәрия Хәмит кызы үзен яхшы hәм җаваплы тәрбияче буларак кына күрсәтеп калмады, ул балалар өчен чыннан да якын hәм кадерле кешегә әверелде. Бала тәрбияләүгә ул зур җаваплылык белән карый, аларның физик көчен генә түгел, рухи сәламәтлеген үстерүгә дә ныклы әhәмият бирә.
Күп санлы дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары бу гаиләнең актив яшәү позициясен күрсәтә. Спорт, сәнгать иҗаты, хезмәт акцияләре – барысы да аларның көченнән килә. Бөтен балалар да яхшы укый, актив, ә ата-аналар аларның үсеше өстендә эшли, уңышларына сөенә. Гаиләдә барлык гаилә әгъзаларын берләштерүче “Музыкаль гаилә“ ансамбле оештырылган. Ансамбль район hәм край дәрәҗәсендә төрле фестиваль дипломнары hәм күп кенә рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шулай ук Гәүhәрия Хәмит кызы районда 2015 елда оештырылган алмаштыручы гаиләләр “Юлдаш“ клубы әгъзасы булып тора.
Печмень авыл поселениесе администрациясе башлыгы Д.К.Тякин бу гаилә турында менә нәрсә ди: “Фаил hәм Гәүhәрия Хәсәновлар – Күчтәнтидә иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе hәм безнең авылда бердәнбер тәрбиягә балалар алган гаилә. Аларга килү белән шунда ук уңайлылык, эчке җылылык тоясың. Боларны барысын да өйдә хуҗабикә Гәүhәрия Хәмит кызы булдыра. Ул hәрвакыт пөхтә, җитди, балалар арасында зур ихтирам hәм абруй казана. Гәүhәрия Хәмит кызы мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Гаиләдә бергә ял итү эшчәнлегенә, аеруча музыкаль үсешкә зур игътибар бирелә. Тату гаилә атмосферасында балалар игътибарлы hәм кайгыртучан булып үсәләр“.
Балалар сәләтләрен hәм талантларын үстерергә тиеш, дип саный Гәүhәрия Хәмит кызы hәм балаларның иҗат конкурсларда катнашуына hәрьяклап ярдәм итә, алар бию түгәрәкләренә йөриләр, чараларда концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар. Шуңа күрә Хәсәновларның балалары актив hәм төрле яклап үсәләр. Өлкән балалары Эльвина hәм Алик Хәсәновлар — тырыш укучылар, укуларыннан буш вакытта бию түгәрәгенә, җиңел атлетика буенча спорт секцияләренә йөриләр. Айсылу Габбасовага 12 яшь, ул сәйләннәр үрү белән мавыга hәм бик матур итеп рәсем ясый. Ә иң кечкенәләре Артем Зәетов hәм Рәдис Хөснияров рәсем дә ясыйлар, бииләр дә, шигырь дә сөйлиләр. Гәүhәрия Хәмит кызы hәр балага ачылыр hәм үзен күрсәтер өчен уңай шартлар тудыра. Алар тормыш иптәше белән бергә балаларга күңелләрен, яратуларын биреп тәрбиялиләр, аларны билгеләнгән максатка ирешергә hәм төрле проблемаларны хәл итәргә өйрәтәләр.
Әмма Гәүhәрия Хәмит кызы төп максаты итеп балаларның лаеклы гражданнар, намуслы hәм бәхетле кешеләр булып үсүләрен куя.
Хәсәновлар гаиләсе “Тәрбиягә балалар алган гаилә — җылы йорт“ (2007 ел) тәрбиягә балалар алган гаиләләр арасында, 2009 hәм 2011 елларда “Алмаштыручы гаилә“, “Чәчәкләр салават күпере“ район конкурсларында җиңүче. Ятим балаларны урнаштыру hәм тәрбияләү гаилә формаларын үстерүдәге хезмәтләре hәм керткән зур өлешләре өчен гаилә район башлыгы, Законнар чыгару Җыелышы рәисе, Пермь крае социаль службалар белән идарә итү буенча агентлык грамоталары hәм рәхмәт хатлары белән билгеләнә.
Гәүhәрия Хәмит кызын hәм районның барлык хатын-кызларын Әниләр көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, балаларының hәм якыннарының мәхәббәтен телибез.
Эльвира КУЧУКОВА, социаль яклау бүлегенең опека hәм попечительлек бүлеге баш белгече.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *