Халкыбызның күңел бизәкләре

Узоры тастымала
Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “59 регионның 59 фестивале“ проекты кысаларында 26 октябрьдә Бардада “Тастымал бизәкләре“ сөлге бәйрәме (икенче тапкыр) үткәрелде. Анда оста куллы райондашларыбыздан кала Чернушка, Куеда, Уен, Оса районнары вәкилләре дә чыгыш ясады.
Барда мәдәният hәм ял үзәге ул көнне гөрләп торды, бакча балалары hәм яшьләр дә, өлкән буын да рәхим итте. Гөлнур Ибраhимова башкаруында “Әссәләмегәләйкүм“ җыры белән башланып киткән бәйрәмдә Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Е.Н. Кәлимуллина, декоратив-кулланма сәнгать предметы hәм халык йолаларының, гореф-гадәтләренең, бәйрәмнәренең аерылгысыз элементы буларак сөлгенең роленә тукталды, булачак чараларга кыскача күзәтү ясады. Төрле төсләр hәм бизәкләр белән күз явын алырлык кул эшләреннән күргәзмә — сөлге hәм тастымалларга беркем дә битараф калмагандыр, мөгаен. Бу — чын сәнгать әсәрләре, осталык үрнәкләре иде.
— Унбиш яшьләремнән чигү чигәм, бәйлим дә. Әниемнән өйрәндем. Кул эшләре тоту матурлыкны күрергә ярдәм итә, җан ял итә. Әниемнең чиккән әйберләрен хәзер дә кадерләп саклыйм, — ди Куеда районыннан килгән Лида Шаяхмәтова. Удмурт милләтеннән булган бу ханым белән саф татарча сөйләшүебезгә үзем дә шаккаттым.
Уен районының Түбән Сеп авылыннан Пермь крае халык остасы Фәнәзия Шакирова махсус станокта тастымал сугу буенча осталык дәресе күрсәтте, сорауларга җавап бирде.
— Тастымал сугарга әнием өйрәтте, 10-12 яшьләрдә булганмындыр. Әниемә бу hөнәр әнисеннән күчкән. Шулай нәселдән нәселгә дәвам итә бу шөгылебез. Үзем дә кызыма hәм оныгыма өйрәттем, — дип сөйләде ул.
Төнгүк авылыннан Гөлзәмия Максеева, Нәфисә Надырова, Үдиктән Язилә Расүлева, Каенавылдан Айсылу Аптукова, Бөреҗледән Зөhрә Әлимова, Сүҗдедән Фидәния Акбашева, Зәйнәп Зиннәтуллина, Шермейкадан Ольга Волкова, Сараштан Айсылу Мәсәгутова, Яңавылдан Зифа Хәсәнова, Сайлә Рахмангулова, Федоркидан Ленара Имайкина, Бардадан Кәримә Әширова, Наилә Баязитова, Осадан Айсинә Наумова, Уен районыннан Нәсимә Гайсина h.б. эшләре чын-чынлап соклану уятты. Ачык төсләр белән чигелгән чуклы сөлгеләрдә, мендәр тышларында, сугылган тастымалларда, өстәл hәм карават япмаларында, түбәтәйләрдә, әйтерсең лә, останың күңел җылысын, җан авазын тоемларга була.
“Материаль булмаган мәдәни мирасны саклау“ темасына багышланган семинар эшендә профессор, тарих фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты hәм Урал региональ бүлеге Пермь үзәге өлкән фәнни хезмәткәре А.В. Черных катнашты. Александр Васильевич “Кама буе халыкларының традицион костюмы: татарлар hәм башкортлар“ дип аталган яңа нәшер ителүче китабын тәкъдир итте. 498 биттән торачак бу китапта галимнең 1997 елдан бирле алып барылган җентекле эзләнүләре, бай тәҗрибәсе урын алган. Александр Васильевичның киемнәргә карата бик күп атамаларны татар, башкорт, удмурт яки башка телләрдә булуына карамастан яттан белүе аеруча хуплауга лаек.
“Пермь халык иҗаты йорты“ Этно-үзәк белгече Н.Г.Кожанова чыгышында милләтең өчен горурлык хисен тою темасы кызыл җеп булып сузылды. “Элек кешенең киеменә карап, аның тормышын, гаилә хәлен аңлап булган. Хәзер исә без барыбыз да бертөрле киенәбез, аерымлыгыбыз юк. Үткәннәрдән өйрәнеп туплаган хәзинәне киләсе буынга да тапшырасы иде“, — диде Наталья Григорьевна.
Барда районы музее директоры А.Р. Мәхмудов та үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинарда “Барда тастымалы: тарих hәм хәзерге заман“ темасы буенча Барда гимназиясе укытучысы Д.Н. Монасыйпова укучылар белән оештырылган этнографик экспидицияләргә күзәтү ясады, край районнарында тастымал җитештерү технологияләренә, аларның аерымлыкларына hәм уртак якларына тукталды. Тастымалга багышланган теманы дәвам итеп Озын Ялан урта мәктәбенең тарих укытучысы
З.Р. Әмирова, Каенавылдан декоратив-кулланма сәнгать (түбәтәй чигү) остасы Ф.Ф. Әлимова чыгышлары тыңланды.
Уен районы мәдәният йортының халык иҗаты буенча сектор мөдире Э.Г. Галимуллина Уен районы татарларында бизәкле тукучылык үрнәкләрен саклау hәм үстерү темасын яктыртты. Ни кызганыч, Барда районында тукучылыкны белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бәлки борынгыдан килгән, осталык hәм түземлек таләп иткән бу hөнәрне тергезергә теләүчеләр табылыр?!
“Тастымал бизәкләре“ халык иҗаты фестивалендә район авылларыннан фольклор коллективлары чыгыш ясады. Алып баручылар Гөлнур Ибраhимова белән Ренат Шабаев сәхнәгә “Дуслык“ үрнәк халык бию ансамблен дәште. “Сөлгеләр белән бию“ (Озын Ялан), “Татар сөлгесе“ музыкаль композициясе (Сараш), “Кот кою“ (Төнгүк), “Эх, татарның мунчасы“ (Әрҗән), “Кич утырулар“ (Каенавыл), “Әбием сандыгы“ (Яңавыл), “Армиягә озату“ (Үдик), “Килен төшерү“ (Федорки), “Алтын кәмә“ (Сөҗән) hәм Чернушка районының Сулмаш мәдәният йорты “Гүзәл“ бию төркеме чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. “Кыз озату“ номеры белән “Нурлы“ хореографик коллективы чыгыш ясады. Барда халык театры “Сөннәт туе“ театральләштерелгән күренешен тәкъдим итте.
Проект авторы Елена Николаевна Кәлимуллина, мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Тәлгать кызы Халитова бердәм оештырылган бу чараның олы мәгънәсен билгеләп нәтиҗә ясадылар. Семинарда эчтәлекле чыгышлар ясаучыларга, крайдан килгән галим hәм белгечләргә, кул эшләре күргәзмәсендә hәм иҗат фестивалендә катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәгән халкыбыз күңеле бай hәм үзенчәлекле. Шуның чагылышы буларак, нәфис кул эшләре киләсе буыннарга да барып җитсен, яңа сулыш алсын, яшәсен hәм баесын диясе килә.
Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *