Бер-береңә хөрмәт hәм ихтирам белән

Семья Шамсудиновых: Уважая друг другаПермь краенда 126 милләт вәкиле яши — 2010 елда үткәрелгән соңгы Бөтенрәсәй халык санын алу нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. Мисал эзләп ерак йөрисе юк, үз районыбызда да татар hәм башкортлар, руслар hәм украиннар, башка милләтләр яши hәм эшли. Бу язма аша сезне Бардага ерак Таҗикстаннан килеп урнашкан Шәмсединовлар гаиләсе белән таныштырырга телибез.
Гаилә башлыгы Ахлидин Зәйнедин улы белән кайбер райондашларыбыз таныштыр да, чөнки ул үзәк район больницасында участок педиатры. Тормыш иптәше Мухайе Абдесамад кызы “Сирень“ кафесында пешекче булып эшли. Аларның дүрт балалары икенче Барда урта мәктәбендә укый.
— Безнең якларга ничекләр килеп чыктыгыз? — дип сорыйм Ахлидин Зәйнедин улыннан.
— Бу турыда үзем дә уйланам. Без, врачлар, 5 ел саен квалификациябезне күтәрәбез – сертификатны озайтабыз. Минем исә үзебездә генә түгел, ә Россиядә үтәсем – профессиональ яктан үсәсем килде. Килдең дә эшли башладың түгел, миңа дипломны рәсәйнекеләр дәрәҗәсендә тану — сертификация узарга, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы аша дипломны якларга кирәк иде. Имтиханнар тапшырып Пермьдә бер ел белгечлегем буенча укуымны дәвам иттем, 2012-2013 елларда инде икенче тапкыр интернатура уздым. Ниhаять, документлар белән эш җайланды. Бу процесс ел ярымга сузылды. Авыр булды, билгеле, эшләргә дә, укырга да туры килде. Туган ягымнан килгәндә үзем белән чемоданыма салып бераз кием алдым hәм китаплар төядем. Дипломны таныгач, район больницасында участок педиатры булып эшкә урнаштым. Моның өчен больница администрациясенә зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба балаларыма да шулай дипломнарын яңадан якларга туры киләчәк бит, дип уйлап, аларга Россиядә укырга кирәклеген аңладым. 2014 елның сентябрендә гаиләмне дә Бардага алып килдем. Әлегә ике бүлмәле фатирны арендалыйбыз. Зур кызыбыз Мохафруз 10 класста, улыбыз Өмет 7, кызларыбыз Париноз 6 hәм Шахноз 4 класста белем алалар.
— Ничек укыйлар?
— Тырышалар. Килгәндә русча белмиләр иде диярлек. Хәзер аллага шөкер.
Балаларның нәрсә белән кызыксынуларын өйрәнәм. Мохафруз көрәш секциясендә шөгыльләнгән, край hәм район беренчелегендә призлы урыннар яулаган. Быел дәресләре күп булу сәбәпле, вакыты чикле икән. Энесе Өмет көрәшкә чын күңеленнән бирелгән, ул инде берничә ел секциядә шөгыльләнә. Тагын яшь техниклар станциясендә картинг, мототүгәрәккә йөри. Рус телендә шигырь укучылар район бәйгесендә икенче урын яулаган. Сеңелләре балалар иҗат йортында түгәрәкләрдә, мәктәптәге спорт секцияләрендә, “Йолдызчык“ бию коллективында шөгыльләнәләр.
— Сез ни өчен врач hөнәрен сайладыгыз?
— Авыр хезмәт, килешәм. Шуңадыр да, әти-әнием башта каршы килгәннәр иде. Алтынчы класста укыганда авырып больницага эләктем, дәваландым. Шул чакта ук башыма “Врач булырга!“ дигән уй кереп оялады. Укырга керүе авыр икәнлеген белдем. Химия, биология фәннәрен, рус теле hәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнергә тотындым, иншалар яздым – медицина юнәлешендә югары уку йортына керүгә әзерләнә башладым. Мәктәп елларында фәннәр буенча олимпиадаларда даими катнаштым. 1993-2000 елларда Дүшәмбе шәhәрендә Әбүгалисина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетында укыдым, балалар хирургы белгечлеге алдым. Интернатура уздым, республика балалар хирургиясе үзәгендә 10 елга якын эшләдем. Туганнарым арасында медицина тармагын сайлаучылар юк. Бер группада укыган егетләр арасында Калининград, Екатеринбург, Мисырда эшләүчеләр бар. Тырышсаң, максат куйсаң була икән, бирешмәскә генә кирәк.
Йортын, көньяк җимешләре мулдан үскән туган ягын, туганнарын калдырып безнең салкын Урал якларына килгән бу гаилә. Барысы да балалар, аларның киләчәге — белемле булулары хакына.
— Хәзер без Беренче Әрҗән авылында җир участогы сатып алдык, йорт төзибез. Быел түбәсен ябып өлгердек. Бакчабызда төрле яшелчәләр үсте. Уебыз алга таба йортны төзү, эшләү, балаларны укыту. Бу тормышта алар өчен яшибез.
— Бардага килеп урнашканыгызга үкенмисезме?
— Бардага килергә дип планлаштырмаган булсам да, үкенмим. Хыялым тормышка ашты – кечкенә пациентларны кабул итәм, аларга медицина ярдәме күрсәтәм.
Күп балалы Шәмсединовлар гаиләсе 2016 елдан Рәсәй гражданлыгы алды.
— Тизрәк йортыбызны төзәргә иде, үзебезнең бүлмәбез булсын иде. Мәктәптә рус, инглиз hәм татар телләрен өйрәнәбез, өчлеләр алмаска тырышабыз, дүрт hәм бишлеләр өчен тырышабыз. Монда өйрәндек инде, дусларыбыз бик күп, — диләр балалар.
— Сез ничек ял итәсез?
— Иң олы бәйрәмнәребезнең берсе – Нәүрүз. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен билгелибез, Яңа елны яратабыз. Гаиләбездә туган көннәрне үткәрәбез.
— Мәчеткә йөрисезме?
— Бик барасым килә, тик әлегә вакыт җитми.
— Туган ягыгызны сагынасыздыр?
— Сагынабыз. Скайп буенча күрешәбез, телефоннан сөйләшеп торабыз. СССР заманында, бер ил булып яшәгәндә җиңелрәк иде. Теләсәң, Мәскәүгә киләсең, я башка берәр көньяк республикага. Хәзер чит ил кешесе булып чыгабыз бит. Барам дисәң, ничаклы волокита узасы.
— Сез нинди максат белән яшисез?
— Иң мөhиме кеше булып калырга. Күршеләрем, хезмәттәшләрем, дусларым миннән дә алданрак сәлам биреп өлгерә икән, димәк, арада хөрмәт бар. Үзеңне hәм әйләнә-тирәдә булганнарны ихтирам итәргә кирәк дип саныйм.
Менә шулай булганына риза булып, киләчәкне күзаллап яши Шәмсединовлар. Барчабызны берләштергән, уртак Ватаныбыз булган Россиядә алга таба да аңлашып hәм килешеп тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *