Көч hәм осталык
Мәктәп укучылары арасында ирекле көрәш буенча шәхси беренчелеккә 17 декабрьдә үткән ярышлар район тормышындагы истәлекле бер вакыйгага багышланды: Төнгүктә ирекле көрәшкә нигез салынуга 50 ел тулды, әлеге бәйгене дә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, район hәм авыл поселениесе җәмәгатьчелеге ярдәме белән, шушы авылда үткәрде. Билгеле ки: бу сабан туйлары, Барда җыены батырларын, зур ярышлар чемпионнарын әзерләүче төбәк, hәм районда беренче ирекле көрәш секциясенең дә Төнгүктә ачылуы шуңа күрә бик табигый hәм нигезледер. Ә бу эшне башлаучы — көрәш остасы, күп еллар дәвамында









