Музыкасыз яши алмыйм
Мәгълүм ки, hәр сәнгать кешесенең — шагыйрьме ул, көйләр язучы яисә җырчымы, рәссаммы – иҗатында югары үрләр яулаган, зур уңышка ирешкән йолдызлы сәгате була. Әдис Маликовның да булды ул. 2016 елда “Болгар“ радиосы үткәргән татар җыры фестивалендә Әдис иҗат иткән hәм Винарис Илъегет башкаруында яңгыраган “Килеп китсәң ни була“ җыры лауреат булып танылды. Авторлар hәм башкаручы Казанда “Пирамида“ сәхнәсенә чакырып тәбрикләнде. Мондый уңыш күпләргә елмаймый, hәм Ә.Маликовның ул мәлдә нинди шатлыклы уй-хисләр кичергәне аңлашыладыр. Бу – горурлык та, шул ук





