Дөрес сайлау — киләчәк нигезе

Ярмарка учебных мест в Барде: Правильный выбор - основа будущего

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә инде матур традициягә әверелгән Уку урыннары ярминкәсе узды. Тамаша залы район мәктәпләреннән килгән югары сыйныф укучылары белән тулы иде. Чарада мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты. Пермь, Чайковский, Чернушка, Оса шәhәрләреннән уннан күп югары hәм урта белем бирү оешмалары вәкилләре үз уку йортлары турында күргәзмә әзерләгәннәр. hәр укучының сайлаган уку йорты, анда керү hәм уку шартлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлеге булды. Кайбер укучылар hәвәслек hәм сәләтләрен ачыклар өчен компьютерда тест та үттеләр. Чараны

Подробнее

Бер адым алда барырга

Кульмашев Назиф

Заманча тормышны кибетләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Без анда барын да диярлек сатып алабыз. Ә бит кемдер бу сәүдә ноктасын ачкан, товар китергән, сатучылар алган. Эшмәкәрнең бурычлары күп, аны хәл итү максатка омтылучанлык, үҗәтлек, җаваплылык таләп итә — Бардадан Назиф Нәсиб улы Кульмашев нәкъ менә шундыйлардан. Бүген Назиф Нәсиб улы – үз эшен төгәл белүче уңышлы бизнесмен. Моңа ирешү юлы озак hәм авыр була. Бина сатып алып, сәүдә ноктасын ачканга кадәр, ул – югары белемле экономист, урманчы вазыйфасын башкара,

Подробнее

Көрәшче

Сильная личность: Балтаев Габдулла

СөҖән авылына кергән җирдә 2017 елның җәендә Балтаев Габдуллага багышланган баннер куелды. Шул урынга җиткәндә hәр юлчы — җәяүлеме ул, машинадамы – аңа сәлам биреп китә. Авылдан чыгып киткәндә дә шулай. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2017 ел ахырында Балтаев Габдуллага 80 яшь тулган булыр иде. Аның турында белгәннәремне сезнең белән уртаклашырга телим. Балтаев Габдулла Мөхәммәткасыйм улы 1937 елның 29 декабрендә Бибиәсма hәм Мөхәммәткасыйм гаиләсендә унөченче бала булып туа. Ятимлек ул туганчы ук тәкъдиренә язылган булган, күрәсең, чөнки шул елның кара август

Подробнее

Җырлагач, күңелләр яшәрә

Фольклорный ансамбль «Тугызак»: «Песня всегда с нами»

Түбәнавыл мәдәният йорты каршында “Тугызак“ фольклор ансамбле 1986 елда ук барлыкка килә. Ләбибә Шамил кызы Зимасова белән уртак фикергә килеп, коллективны Фәния Хәмит кызы Мостаева оештыра. Тамашачалар мәхәббәтен алар инде күптән яулаган. Хәзерге вакытта ансамбльне Айсылу Аптукова җитәкли, яңа сулыш өрә. Шунысы игътибарга лаек, составында ир-атлар гына булган ансамбль бүтән авылларда юк. Сәхнәгә костюм-галстуклардан, я камзуллардан чыккан ир-атлар чыгышын халык бик җылы кабул итә. Әхнәф Мидхәт улы Булатов (гармун партиясен алып бара), Мәүлиҗан Мөхәммәтҗан улы Зимасов, Шәфигулла Хәмит улы Илкәев,

Подробнее

Алар илгә җиңү алып кайтты

Сафаров Хабиб Сабирзянович

Сафаров Хабиб Сабирзянович 1943 елның 2 февралендә зур, канкойгыч Сталинград сугышы тәмамлана. Ул ике йөз көн hәм төн Сталинградның үзендә, аның стеналарында, Идел hәм Дон елгалары арасындагы кырларда дәвам итә. Фронт 100 мең кв. километрга сузыла. Быел Сталинград сугышына 75 ел тула. Шул уңайдан, шушы дәhшәтле, коточкыч сугышта катнашкан сугыш hәм хезмәт ветераны Сәфәров Хәбиб Сабирҗан улы турында язмакчы булам. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ветераныбыз безнең арада юк. Шулай да 2000 елда мин Хәбиб бабайның Бөек Ватан сугышы турында сөйләгән

Подробнее

Афиша культурных мероприятий на февраль 2018

Афиша культурно-массовых мероприятий в селе Барда

Мероприятие Дата проведения Время Место проведения Сольный концерт Мушаковой Динары V класс вокального отделения 1 февраля 17.00 Детская школа искусств «Ягафаров – наш земляк» в рамках Ягафаровских чтений – своя игра. 2 февраля 14.40 Центральная библиотека «Помним, гордимся и чтим» — выставка посвящена к 24-годовщине начала Первой Чеченской войны 5-28 февраля   Районный краеведческий музей «Голоса эпохи» — выставка звукозаписывающей и звуковоспроизводящей аппаратуры советской эпохи 30-80 годов ХХ века. 8 февраля — 10 апреля   Районный краеведческий музей «Туган тел»

Подробнее

Хезмәтебез — халыкка

Н.Г. Тляшев

Н.Г. Тляшев “Газпром газораспределение“ акционерлык җәмгыятенең Чайковский филиалы Барда газ хуҗалыгы идарәсе – район авылларын “зәңгәр ягулык“ белән тәэмин итүдә мөhим урын алып торучы предприятие. Аның эшчәнлек юнәлешләре, узган елдагы эш нәтиҗәләре, киләчәккә йөз тоткан максатлары, борчыган мәсьәләләр турында идарә җитәкчесе Наил Гакаша улы Тляшев сөйли. — Предприятие кулланучыларга билгеләнгән режимда өзеклексез газ транспортлау өчен җаваплы, бу эшчәнлегебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Без халыкка hәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләренә проектлаштырудан алып газ бирә башлауга кадәр барлык эшләрне башкарабыз. Авыл эчендә газүткәргеч салу буенча

Подробнее

Кыш Бабай кулыннан — гран-при

«Дуслык» Бардымского ЛПУМГ стал обладателем Гран-при

Барда ЛПУ МГсе “Дуслык“ халык биюе үрнәк ансамбле 10-13 январьда Великий Устюг шәhәрендә үткән “Кышкы әкият“ ХI Халыкара балалар, үсмерләр hәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивалендә “Халык биюе“ номинациясендә Гран-прига ия булды. Халыкара конкурс Россиянең ерак почмакларыннан hәм якын чит илдән 600 дән күбрәк катнашучыны берләштерде. Килгән көнне безнең өчен матур hәм борынгы Великий Устюг шәhәре буенча экскурсия оештырылды. Безне зур сандагы чиркәүләр, матур борынгы агач йортлар, тыныч урамнар hәм чиста ак кар таң калдырды. Котлау открыткалары hәм Кыш Бабай почтасы музеенда

Подробнее

Уйларыгыз чынга ашсын!

Студентлар көне уңаеннан район үзәгендә урнашкан край политехник колледжының Барда филиалында укучылар белән очраштык. Биредә төрле белгечлекләр буенча 249 студент белем ала. Колледжның укыту бүлеге мөдире Т.Г. Кучукбаева сүзләренә караганда, уку йорты бай эш планы буенча эшли. Декабрь аенда, мәсәлән, “Яңа ел килә“ дип исемләнгән хорлар бәйгесе, олимпиадалар үткәрелгән, “Профессиональ белем бирү сферасында интернет-имтихан“ федераль проектында катнашканнар. Январь аена интерактив программа, hөнәр hәм белгечлекләр буенча олимпиадалар h.б. чаралар планлаштырылган. Без булган көнне дә студентлар кышкы спартакиадада көч сынаша иделәр. Безнең

Подробнее