Саваплы гамәлләрне күбрәк кылыйк

Мөселманнарны« көтеп алган, бөек hәм изге бәйрәмнәреннән саналган Корбан гаете көннәрендә, ягъни 22 августта Барда Җәмигъ мәчетендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу юлы ул район күләмендә Корбан бәйрәменә hәм Барда Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылуының 5 еллыгына багышланды.
Көннең кояшлы, җылы hәм җиләс булуы бары Аллаhы Тәгаләнең ризалыгыннандыр, диясе килә. Бик күп райондашларыбыз, олысы hәм кечесе, кунаклар, соклангыч Җәмигъ мәчете янына җыйналды.


Бәйрәм тантанасын ачу hәм котлау өчен сүз имам-мөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаровка бирелде.
— Бүген динебезнең иң кадерле көннәре — хаҗ гамәлләре үткәрелә, Аллаhы ризалыгына корбанлыклар чалына, изгелекләр кылына. Саваплы эшләребез белән Аллаhыга якынайыйк. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын. Күркәм мәчетебезне моннан 5 ел элек рәсми төстә ачкан идек. Аның төзелешенә бик күп райондашларыбыз, оешмалар, спонсорлар, эшмәкәрләр ярдәме җәлеп ителде, бу — безне берләштерүче уртак йортыбыз. Динебез алга таба да халкыбызны хак эшләргә генә рухландырсын, — диде ул.
Бу көнне котлау чыгышлары күп булды. Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев исеменнән район администрациясе эшләре белән идарә итүче Р.Р. Мукаев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.В. Шубин исеменнән ярдәмчесе, Барда районының почетлы гражданины, Барда Җәмигъ мәчетенең попечительләр советы рәисе
Р.Ә. Исмәгыйлов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, депутат В.А. Сухих исеменнән җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты
Г.А. Ткаченко исеменнән ярдәмчесе С.О. Казаков, Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин, Пермь крае Башкорт корылтае рәисе Р.Т. Мөхәммәтьянов, Барда авыл поселениесе ветераннар советы hәм район аксакаллар советы рәисе К.С. Зиятов үзләренең ихлас бәйрәм теләкләрен җиткерделәр.
“Кешеләргә рәхмәт әйтә белмәүче, Аллаhы Тәгаләгә дә рәхмәтле була алмас“, диелә бер хәдистә. Бәйрәм бүләксез, рәхмәтсез булмас“, — дигән сүзләр белән Марат хаҗи дин юлында башкарган эшләре өчен күп кенә райондашларыбызга бүләкләр hәм рәхмәт хатлары тапшырды. Барда Җәмигъ мәчетенең попечительләр советы рәисе урынбасары С.Н. Назин Россиянең баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин hәм Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе имам-ахун Әнвәр хәзрәт Әбләев исеменнән Үзәк Диния нәзарәтенең рәсми бүләге — медальгә ия булды. Динебез өчен хезмәт куючыларның гамәлләре кабуллардан булып, Аллаhының рәхмәтенә ирешсәләр иде.
Мәдәният хезмәткәре Гөлнур Ибраhимованың hәм “Яшьлегем хисләре“ ансамбленең чыгышлары тантанага тагын да ямь өстәде. Хөрмәтле аксакалыбыз Рафикъ хәзрәт Акманаев аять укып, дога кылганнан соң халык бәйрәм табынына узды — тәмле корбанлык ашы hәм хуш исле пылаудан, татлы җимешләрдән авыз итте hәм олы рәхмәт хисләре белән таралды. Бу көнне унбишләп кеше корбанлыкларыннан ихластан шушы табынга да өлеш чыгарганнар иде. Аларның бу изге гамәлләре, аш-су әзерләүдә катнашучыларның, ярдәм итүчеләрнең хезмәте дә саваплардан кабул булса иде.
Изге Корбан бәйрәме hәркайсыбызда киләсе көннәргә ышаныч hәм өмет тудырсын, күңелләребезне сөенеч hәм игелек хисләре белән сугарсын. Корбан гаете котлы булсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Венера Шәрәфетдинова фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *