Данлыклы юл
Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара 9 ноябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Быелгы чара шуның белән истәлекле, 2018 елда Рәсәй полициясенә 300 ел тулды. Моннан өч гасыр элек Петр I тарафыннан төзелеп, бу служба мактаулы hәм данлыклы юл үтте. Чара hәр елдагыча дәүләт гимныннан башланды. Залда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар урын алган. Әнә Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Пермь крае буенча начальнигы, полиция генерал-майоры Михаил Ильич Давыдов видеокотлавы яңгырый. Бу чыгышта хезмәткәрләргә









