hәр ир-егетнең гражданлык бурычы
Хәзерге вакытта 18дән 27 яшькә кадәр ир-егетләр медицина hәм чакыру комиссияләрен уза, алар тәмамлануга районыбыздан 60ка якын сайлап алынган егетләр төрле гаскәрләр сафын тулыландырачак. Чакырылыш бүлеге начальнигы В.Е. Богданов сүзләренчә, бүген хәрби частьләргә автослесарь, тракторчы, бульдозерчы, пешекче белгечлекләренә ия булган егетләр таләп ителә, бигрәк тә “С” категорияле машина йөртүчеләр җитми, программистларга ихтыяҗ зур. Үзәк хәрби округы командалыгы таләбе буенча гаскәрләргә юнәлдерелгән армия сафларына чакырылучыларның 20-30 проценты югары белемле булырга, барысы да ОБЖ дәресе кысаларында хәрби хезмәт нигезләре курсын узарга тиеш.









