Cугыш еллары хатирәсе

“Таң“ газетасында “Сугыш балалары сөйли“ дигән конкурс турында укыгач, мин дә язарга булдым әле.
Элегрәк, алдагы газета битләрендә минем “Сугыш еллары хатирәсе“ дип исемләнгән мәкаләм урын алган иде. Анда сугыш елларында, сугыштан соң ачлы-туклы йөргәннәрне чагылдырып язган идем. Әни сугыш чорында да, сугыштан соң да фермада сыерлар сауды. Хезмәтләре бик авыр, барысы да кул көче белән эшләнә иде. Әнинең сыер җигеп, урманга утынга киткәнен дә язган идем. Сыер тау уңаена чабып, утын чанасын аударып, әнинең бары тик төнге икедә генә кайтканын хәтерлим. Аннан соң авыл халкына салынган күптөрле салымнар, көчләп заемга яздырулар болай да начар яшәгән халыкны бөтенләй бөлгенлеккә төшерә иде.
Сугыш чорында, сугыштан соң да, сыер башына 400 кг сөт яки сары май, 40 кг ит, тавыгың булса да, булмаса да 200-300 данә йомырка, сарык йоны тапшырырга мәҗбүр итәләр иде. Әти сугышта hәлак булган өчен безнең гаиләгә бирелгән 56 сум акча хөкүмәт салымнарын түләргә тотылып бетә иде. Без китап, дәфтәр дә ала алмый идек.
Миннән берничә яшькә зуррак Минемулла абый беркөнне кемнеңдер йорты алдында утырган бер малайны җитәкләп алып кайтты. Малай чыннан да Валентин Катаевның “Сын полка“ әсәре буенча куелган кинодагы Ваня Солнцевка охшап калган иде. Чәчләре тузгыган, битләре каралган, киемнәре тишек-тошык, ерткаланып беткән. Бу якынча көзге айлар тирәсендә булгандыр инде, ишек алдында карлар да шактый гына иде. Малай урысчалатып сөйләшә иде. Үзенең әти-әниләрен белмәве турында аңлатты.
Әни шунда Минемулла абыйга: “Нигә алып килдең бу ташландык, йолкыш малайны“, — дип әйтер төсле тоелды безгә. Юк, әни андый сүз әйтмәде, орышмады да. Киресенчә малайны кызганып, ишек алдында тарак белән чәчен тарады. Кар өстендә йөгерешеп йөргән бетләр чүп-чуар иде. Өстендәге киемнәрен салдырып, безнең иске-москы чиста күлмәкне кидерде. Әниебез мунча ягып, аның тәннәрен чистартты. Ул исемен Шурка дип, үзен Карел-фин республикасы, Петрозаводск ягыннан дип аңлатты. Без үзебез дә ачлы-туклы гына булсак та, Шурка бездә калды. Җәй көннәрендә бәрәңге утыртырга, болыннан сыерга печән күтәреп кайтырга булышты. Әни безгә ашарга нәрсә бирсә, Шуркага да шулай бирде. Шурка бәлки миннән бер-ике яшьләргә зуррак та булгандыр әле. Бу якынча 1947-1948 еллар булгандыр, без мәктәптә укый идек инде. Шулай итеп, Шурка үсә төште, халыкның киез итекләрен ямый, тегә башлады. Авыл кешеләре Шуркага ит, он hәм ашамлыклар алып килделәр. Әни җитенне корытып орчык белән йон эрләп бирә иде. Шулай итеп Шурка бездә ике-өч еллап яшәде. Соңыннан аны бездән авылның олы гына әбие үзенә уллыкка карарга дип алды. Әбинең исемен хәтерләмим, әмма аның кызы – Тюлькина Минсафа апа бар иде. Минсафа апа озак кына еллар колхоз хуҗалыгында хисапчы булды. Аннан соң озак еллар авыл Советында секретарь булып эшләде. Әби, Минсафа апа Шурканы бик яхшы тәрбияләп үстерделәр. Әби аңа Шархулла дип исем куштырды. Башлангыч мәктәпне ул Төнгүктә тәмамлады, чиста татарча сөйләшә иде. Шархулланы әби белән Минсафа апа Совет Армиясенә озаттылар.
Мин инде киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, өч ел Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Төнгүктә Минемулла абый белән кино күрсәтә идек. Шунда клуб ишегеннән төз буйлы, сары чәчле бер солдат килеп керде. Бу Шархулла иде. Без шунда бер-беребезне танып алдык, кочаклаштык, озак кына сөйләшеп утырдык. Бу инде якынча 1964-1965 еллар тирәсе иде. “Йокларга сезгә чыга алмыйм, мин Минсафа апаларга килдем“, — диде ул.
Без соңыннан Шархулланың Пермьдә заводка эшкә кергәнен ишеткән идек. Шуннан соң без аның язмышын белмәдек. Бәлки ул әле исәндер дә. Монда әнинең изге җанлылыгы, Минемулла абыйның, әбинең, Минсафа апаның кешеләргә карата игелекләре турында әйтәсем килә. Мин атап киткәннәр инде барысы да мәрхүмнәр. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Рәшит МАМАТОВ,
Россиянең почетлы кинематографисты, хезмәт ветераны, сугыш елы баласы.
Төнгүк авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *