Тырышкан табар…
Барда районында бәрәңге үстерү белән 12 хуҗалык шөгыльләнә, аларның иң зурлары “БСК” ОООсы (җитәкчесе Ә.Ә. Йосыпов), А.Ф. Сакаев, И.А. Утәгәнов, Р.Ю. Кучукбаев, С.Ә. Ибраhимова, С.Т. Балтаева hәм И. Н. Дускаев крестьян-фермер хуҗалыклары. Быел И.Н. Дускаев КФХсы гектардан бәрәңге җыю буенча иң югары күрсәткечләргә ия булды. Каенавылда яшәүче Илhам Нәгыйм улын районда күпләр белә: берәүләр аннан бәрәңге, икенчеләре – бөртеклеләр ашлыгы сатып ала. Дускаевлар КФХсы 2009 елда оеша — өч гектардан башлыйлар, бүген 168 гектар эшкәртәләр, моның 28 гектарын “икенче икмәк”








